Аны комиссия рәисе - Дәүләт җыелышы-Корылтай спикеры Константин Толкачев үткәрде. Үтерүчедән һәм көчләүчедән килгән ике үтенеч каралды. Икесенә дә ярлыкау бирүдән баш тарттылар.
Үтенечләрнең берсен ике кешене үтергән өчен 17 ел 9 айга ирегеннән мәхрүм ителгән ир-ат биргән. Хөкем ителүче 2000 еллар башыннан бирле төрле җинаятьләр: урлау, кеше үтерү белән янау, хулиганлык, сәламәтлеккә аңлы рәвештә авыр зыян китерү өчен суд тарафыннан берничә тапкыр җаваплылыкка тарттырылган. Ул моның белән генә тукталмаган һәм 2014 елда икеләтә үтерү кылган.
Икенче үтенечне бирүче ярдәмгә мохтаҗ балигъ булмаган кызны көчләгән һәм урлашкан өчен 11 елга ирегеннән мәхрүм ителгән. Аек булмаган килеш, ул ДЦП диагнозы куелган беренче группа инвалид кызны көчләгән. Корбанның әтисе аны җинаять урынында тоткан. Җинаятьче аның белән сугыша башлый, ә тегесе ярдәмгә күршеләрен чакырырга йөгерә, шул арада бу бәндә өстәлдә яткан кесә телефонын урлый.
«Ике җинаятьче дә иректән мәхрүм итү урыннарында беренче ел гына түгел, әмма үкенү кичермиләр, тәртипләре тотрыксыз, - дип билгеләде Константин Толкачев. - Хөкем ителүчеләрнең шушы һәм башка тискәре характеристикаларын, кылынган җинаятьләрнең авырлыгын исәпкә алып, комиссия бертавыштан ярлыкау турындагы ике үтенечне дә хупламаска булды».
Фото: башинформ