-2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
29 август , 12:03

Нәнәсен үтереп, суыткычка салган

Дәгъвасы да бар икән. Үз аңындамы бу бәндә?

Нәнәсен үтереп, суыткычка салган
Нәнәсен үтереп, суыткычка салган

Башкортстанның Югары суды үзенең 85 яшьлек әбисен үтерүдә гаепләнгән Зианчура районының 31 яшьлек кешесенә карата җинаять эшен карарга кереште. Башкортстан Республикасы судлары матбугат хезмәте мәгълүматы буенча, процесс сентябрьнең икенче яртысына кичектерелгән: хөкем ителүче аңа түләүсез нигездә тәрҗемәче хезмәтен күрсәтүне сораган, ул судта туган телендә чыгыш ясарга хокуклы. Моннан тыш, утырышка зыян күрүче ягы килмәгән һәм суд аның катнашуын тәэмин итәргә кушкан.

Эш шартларыннан күренгәнчә, зыян күрүче - үтерелгән хатынның кызы һәм гаепләнүченең әнисе. Бер ел элек ул оныгы белән бергә яшәгән әнисенең билгесез һәм сәер рәвештә юкка чыгуы турында белдергән иде. Улына шалтыраткач, ул аңа әбисен ниндидер социаль учреждениегә илткәнен, ә үзе Уфага эшкә киткәнен хәбәр итә.

Полиция хезмәткәрләре ирне Уфа бакчаларында тапкан, анда ул төрле эшләрдә эшләгән. Егет гаебен таныган: төнлә өенә исерек кайткан, әбисе аны шелтәли башлаган, һәм ул аны кыйнаган. Олы яшьтәге хатынның үлгәнен аңлап, оныгы аны суыткычка яшергән дә качкан. Мәет күрсәтелгән урында табылган.

 

И, замана балалары...

Нәнәсен үтереп, суыткычка салган
Нәнәсен үтереп, суыткычка салган
Автор:Резида Валитова
Читайте нас: