-2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
4 сентябрь , 08:20

Ике ай дәвамында акча күчергән

Бер тәүлектә республика буенча Эчке эшләр министрлыгының дежур частьларына мошенниклык турында 20 хәбәр кергән.

Ике ай дәвамында акча күчергән
Ике ай дәвамында акча күчергән
Мошенниклар гамәлләреннән республика халкына тәүлеккә 4 миллион сумнан артык зыян килгән.

Русия Эчке эшләр министрлыгының Октябрьский шәһәре буенча бүлегенә биредә яшәүче 39 яшьлек хатын мөрәҗәгать иткән. Ул анда мессенджерларның берсендә билгесез номерлардан шалтыратулар килүен сөйләгән. Шалтыратучы үзен "финанс аналитигы" дип таныштырган һәм хатынга өстәмә акча эшләргә тәкъдим иткән. Асылы акчаларны инвестицияләүдән һәм алга таба яхшы хезмәт хакына чыгудан гыйбарәт, имеш.

Хатын тәкъдим белән кызыксына һәм, аферистка ышанып, ике ай дәвамында 1,5 миллионга якын кредит акчасын күчерә. Әмма акча эшли алмый. Ул соңгы акчасын кертү белән трейдер юкка чыга. Гариза бирүче үзен алдаганнарын аңлый һәм полициягә мөрәҗәгать итә.

Шундый ук гаризалар белән Аскын һәм Благовещен районнары полициясенә 44 һәм 37 яшьлек ирләр мөрәҗәгать иткән. Гариза бирүчеләр, шулай ук, чит ил валютасына инвестицияләр кертеп акча эшләү өметендә мошенникларга акча күчергән. Мошенниклык гамәлләре нәтиҗәсендә Аскын районында яшәүче - аферистларга 950 мең сумнан күбрәк, ә Благовещен шәһәреннән зыян күрүче 2 миллион сумнан артык акча биргән.

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы искәртә: әгәр сезгә кыска вакыт эчендә төрле кушымталар ярдәмендә инвестицияләр кертеп, хезмәт хакын сизелерлек арттырырга тәкъдим итсәләр - бу мошенниклар. Аларның кушуы буенча эш итәргә ашыкмагыз, финанс зыяны китерергә мөмкин булган мондый гамәлләрдән качыгыз.

Фото: башинформ

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: