ГОРОБЗОР чыганагы мәгълүматы буенча, җинаятьчеләр Телеграмм аша эш итә.
Мошенниклар сайлаучылар белән тавыш бирүдә хокук бозулар турында мәгълүмат җыючы ботлар рәвешендә элемтәгә керә.
Белгечләр бу алдауның яңа ысулы гына, дип кисәтә. Мондый каналларның бердәнбер бурычы - гражданнарның шәхси мәгълүматларын алу һәм аларны акчасыз калдыру.
Хөрмәтле дуслар! Таныш булмаган номерларны алып телефоннан сөйләшмәгез, чит кешеләргә шәхси мәгьлүматларыгызны бирмәгез.
Фото: башинформ