Русия Эчке эшләр министрлыгының Стәрлетамак шәһәре буенча идарәсенең дежур бүлегенә балалар бакчасында музыка җитәкчесе булып эшләүче 42 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать иткән.
Зыян күрүче сүзләренчә, аңа үзен кәрәзле компания хезмәткәре дип таныштырган билгесез ир-егет шалтыраткан. Шалтыратучы кәрәзле элемтә хезмәтләре шартнамәсе вакытын озайту өчен хатын-кызга смстан кодны әйтеп бирергә кирәклеген хәбәр иткәч, ул, уйлап та тормыйча, аны әйткән.
Берникадәр вакыттан соң зыян күрүчегә, янәсе" "Дәүләт хезмәтләре" порталы хезмәткәре шалтыраткан. Ул дәүләт хезмәтләренең шәхси кабинетын ватканнарын һәм кредитларны рәсмиләштерү һәм акчаларны чит илгә күчерү омтылышларын булдырмау өчен төрле банкларда кредитлар рәсмиләштерергә, ә акчаларны хәвефсез счетларга күчерергә кирәклеген аңлаткан.
Полиция хезмәткәрләре зыян күрүче эшли торган балалар бакчасының хезмәт коллективы белән мошенниклыкны кисәтү буенча әңгәмә үткәрүгә карамастан, аферистлар хатынны ышандыра алган. Өч көн дәвамында ул, мошенникларның манипуляцияләре буенча эш итеп, төрле банкларда 5 кредит рәсмиләштергән һәм банкоматлар аша билгесез счетларга акча күчергән. Кредитларны рәсмиләштергәндә ул банк хезмәткәрләренә, акча миңа кызыма фатир сатып алу өчен кирәк, дип әйткән. Хатын-кыз мошенниклар белән эш итүен аңлаганда инде соң була.
Русия Эчке эшләр министрлыгының Стәрлетамак шәһәре буенча Тикшерү идарәсе тарафыннан мошенниклык факты буенча җинаять эше кузгатылган.
Хөрмәтле гражданнар, уяу булыгыз! Таныш булмаган кешеләр белән сөйләшмәгез, шалтыратуларын алмагыз.