-2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
18 сентябрь , 14:45

Суд утырышы күчерелде

Уфаның Киров район суды «Пруфы Интернет-басмасы» киңкүләм мәгълүмат чарасы нәшире Рәүфә Рәхимовага карата эшне карауны аның яклаучысы үтенече буенча 4 октябрьгә күчерде.

Суд утырышы күчерелде
Суд утырышы күчерелде
Процесс бүген, 18 сентябрьдә, булырга тиеш иде, әмма Рәүфә Рәхимова утырышка килмәде, чөнки ул хәзерге вакытта Төркиядә.

«Башинформ» агентлыгына республика судларының берләшкән матбугат хезмәте хезмәткәре Анджелла Сафиуллина хәбәр иткәнчә, Рәхимова Рәүфә Гәрәевнага карата административ хокук бозу турындагы эшне карау 4 октябрьдә иртәнге сәгать 10га планлаштырылган.

Безнең мәгълүматлар буенча, Рәүфә Рәхимованың социаль челтәрләрендәге берничә язмасы экспертизасы нигезендә хокук саклау органнары медиаменджер махсус хәрби операциягә тискәре караш тудыру һәм республика халкын СВОда катнашудан баш тарту позициясен формалаштыра дигән нәтиҗәгә килгән.

Рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, суд утырышы билгеләнгәннән соң, Төркиядә яшәүгә рөхсәте булган Рәхимова Русиядән киткән.

Фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: