«Русия Федерациясе Җинаять кодексының 78-1 мәддәсенә һәм Русия Җинаять-процессуаль кодексына үзгәрешләр кертү турында» Федераль закон хокукый актларны рәсми бастырып чыгару сайтында урнаштырылган.
Закон нигезендә, суд эшләре стадиясендә җинаять җаваплылыгыннан мобилизация чорында хәрби хезмәт узучы яки хәрби хезмәт узу турында контракт төзегән гаепләнүчеләр азат ителә. Шул ук кагыйдә хөкем чыгарылган, әмма законлы көченә кермәгән хөкем ителгәннәргә дә кагыла.
Элегрәк Дәүләт думасы депутатлары суд производствосы этабында гаепләнүчеләр белән мобилизация яки хәрби вакыт чорында хәрби хезмәт узу турында контрактлар төзергә рөхсәт итә торган закон проектын хуплады.
Фото: башинформ