Мансур Моратшин өчен 12 меңнән артык граждан тавыш бирде. Ул 2016 елдан эчке эшләр органнарында хезмәт итә. Полициянең участок уполномоченные булып дүрт елдан артык эшли.
Өч меңгә якын кеше үз гомерен участковый Моратшинга ышанып тапшыра, аңа төрле сораулар белән мөрәҗәгать итә. Ел башыннан ул 200дән артык мөрәҗәгать караган. Моратшин Әбҗәлил районының Михайловка авылында яши. Хатыны белән бергә ул тәрбияли. Эштән буш вакытта волейбол уйнарга ярата һәм самбо белән шөгыльләнә, ведомство ярышларында катнаша.
10 ноябрьгә кадәр теләүчеләр «Комсомольская правда» нәшрият йорты порталында Русия полициясенең иң яхшы участок уполномоченные исеменә кандидатларның берсе өчен тавыш бирә ала, дип хәбәр итә "КП" басмасы.
Бүгенге көндә участковыйлар хезмәтендә 47 меңнән артык хезмәткәр исәпләнә. Русия субъекты вәкилләренең берсе финал тавыш бирүдә катнашачак. Болар - конкурсның территориаль һәм төбәк этапларында җиңүчеләр, алар өчен өч йөз меңнән артык русияле үз тавышын бирде.
"ВКонтакте"дагы, яки "Яндекс"тагы аккаунтны кулланып тавыш бирергә мөмкин. Һәр IP-адрестан бер генә тапкыр тавыш бирү рөхсәт ителә. Конкурста җиңүчеләр гражданнарның ышаныч индексы нигезендә билгеләнәчәк, ягъни онлайн-тавыш бирү нәтиҗәләре катнашучы тәкъдим иткән төбәк халкы саны белән махсус формула ярдәмендә чагыштырылачак.
Участок уполномоченныйлары көненә багышланган чара һәм «Патриот-УАЗ" внедорожнигын тапшыру тантанасы Русия Эчке эшләр министрлыгында 20 ноябрьдә узачак. Әлеге тантана барышында конкурс символы - күчмә бронза сын Русия Эчке эшләр министрлыгының «Халык участковые» Бөтенрусия конкурсында җиңүчегә тапшырылачак.
Исегезгә төшерәбез: быел 17 ноябрьдә Полиция участок уполномоченныйлары хезмәте оешуга 101 ел тула.
Фото 02.мвд.РФ.