-2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
10 ноябрь , 08:05

Округта да, ил буенча да алдынгы!

Ел саен 10 ноябрьдә илебездә Русия Эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме билгеләп үтелә. Бу бәйрәмнең тарихы 1715 елдан башлана. Шушы елда Петр I җәмәгать тәртибен саклау хезмәтен оештырган һәм аны “полиция” дип атаган, бу грекчадан тәрҗемә иткәндә “дәүләт белән идарә итү” дигәнне аңлата.

Округта да, ил буенча да алдынгы!
Округта да, ил буенча да алдынгы!

Башкортстанда теркәлгән җинаятьләр саны кими бара

Ел саен 10 ноябрьдә илебездә Русия Эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме билгеләп үтелә. Бу бәйрәмнең тарихы 1715 елдан башлана. Шушы елда Петр I җәмәгать тәртибен саклау хезмәтен оештырган һәм аны “полиция” дип атаган, бу грекчадан тәрҗемә иткәндә “дәүләт белән идарә итү” дигәнне аңлата.


1917 елның 10 ноябрендә, Октябрь революциясеннән соң, РСФСР Эчке эшләр Халык комиссариаты карары белән “революцион җәмәгать тәртибен саклау өчен” эшче милиция оештырыла. Башта хезмәткәрләр урындагы советларга буйсынган, аннары милиция НКВД структурасына күчкән, ә сугыштан соң Эчке эшләр министрлыгы бүлекчәсенә әверелгән. Озак еллар бу бәйрәм “Милиция көне” исемен йөртте. “Полиция турында” яңа закон көченә кергәч, Русия Президентының 2013 елның 13 октябрендәге Указы нигезендә бәйрәмнең исеме “Русия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне” дип үзгәртелде.

Башкортстанда хокук тәртибен һәм хәвефсезлекне тәэмин итү, җинаятьләрне кисәтү һәм ачу буенча чаралар комплексын гамәлгә ашыру криминаль хәл үсешен контрольдә тотуны тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Агымдагы елның 9 аенда республика территориясендә теркәлгән җинаятьләр са-
ны – 4,5 процентка (37408), шул исәптән авыр җинаятьләр саны 8 процентка (8102) кимегән. Гомум структурада авыр һәм аеруча авыр җинаятьләрнең чагыштырма күләме 29,4 процент тәшкил итә.

Җинаятьчелек дәрәҗәсе 100 мең кешегә уртача Русия күрсәткечләреннән артмый һәм 917,4 тәшкил итә, шул исәптән авыр һәм аеруча авыр составлар буенча – 269,7.
Агымдагы елда үтерүләр, аңлы рәвештә сәламәтлеккә авыр зыян китерүләр, көчләүләр, урлашулар, талаулар саны кимегән. Җинаятьчелекнең социаль-криминологик характеристикасында элек аларны эшләгән, шул исәптән элек хөкем ителгән, исерек хәлдә булган кешеләр тарафыннан кылынган җинаятьләр саны кимү күзәтелә.
Тугыз айда җәмәгать урыннарында кылынган җинаятьләр саны 24,7 процентка кимегән. Җинаятьчелекнең гомум структурасында мондый җинаятьләрнең чагыштырма күләме 22,1 процент тәшкил итә. Җәмәгать урыннарында сәламәтлеккә аңлы рәвештә авыр зыян китерүләр, урлаулар, талаулар санының кимүе күзәтелә. Урамнарда, мәйданнарда, паркларда, скверларда кылынган җинаятьләр саны 33,3 процентка азайган.

Республиканың эчке эшләр органнары хезмәткәрләре тарафыннан 15948 җинаять (-14,7%) ачылган, ягъни тикшерелгәннәрнең 91,4 проценты. Агымдагы елда авыр һәм аеруча авыр җинаятьләрне, талауларны ачу күрсәткечләре арткан. Үтерүләрнең, талау ниятеннән һөҗүмнәрнең тулысынча ачылуына ирешелгән.

Шушы чорда республика территориясендә 122,8 мең чит ил гражданы һәм гражданлыгы булмаганнар (+15,7%) миграция исәбенә куелган. 161 тикшерү чарасы барышында Русия Федерациясенең миграция законнарын бозуның 19750 (-12,2%) очрагы ачыкланган. Керү яки илдә булу режимын бозган өчен суд тарафыннан чит ил гражданнарын Русиядән административ куып чыгару турында 468 (+9,1%) карар кабул ителгән.

Әлеге чорда террор характерындагы 46 (+27,8%) һәм экстремистлык юнәлешендәге 25 (+92,3%) җинаять туктатылган. Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре тарафыннан оешкан төркем яисә җинаятьчел оешма составында кылынган 617 җинаять (+58,2%) ачылган.
Республика территориясендә наркотикларның законсыз әйләнешенә бәйле 3410 җинаять теркәлгән, шуларның 2802е – авыр һәм аеруча авыр составлар. Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре тарафыннан законсыз әйләнештән 73,9 килограмм наркотик һәм көчле тәэсир итүче матдәләр алынган. Икътисади һәм коррупцион юнәлештәге 2122 җинаять теркәлгән.

Узган чорда кулланучылар базарына бәйле коррупция юнәлешендәге, милеккә каршы, мошенниклык, салым салу һәм агач әзерләү өлкәләрендә, кулланучылар базары, бюджет акчаларын үзләштерү һәм финанс-кредит системасы белән бәйле, оборона-сәнәгать комплексында башкарылган җинаятьләр күбрәк ачыкланган. Ялган акчалар ясауның 37 факты теркәлгән.

Шунысы игътибарга лаек, Башкортстан буенча эчке эшләр министры вазыйфасына Александр Прядко керешкәч кенә (2023 елның мартыннан) республикада кибермошенниклар белән бәйле барлык җинаятьләрне терки башладылар. Элегрәк республика хокук сакчылары мондый эшләр белән шөгыльләнергә ашыкмады, чөнки җинаятьчеләрне табу кыен, һәм алар, нигездә, дустанә булмаган дәүләтләр территориясендә яши. Әмма Александр Прядко “килер вакыт һәм бөтен кибермошенниклар табылыр” дип саный, шуңа күрә узган ел Башкортстан теркәлгән телефон мошенниклыгының шактый үсешен күрсәтте. Һәм бу югары саннар Башкортстан хокук сакчыларының нәтиҗәле эше турында сөйли.

Язын Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары алдында чыгыш ясаганда Александр Александрович, соңгы елда җәмгыятьнең криминальләшү индикаторы булган җинаятьчелек дәрәҗәсе республикада Идел буе федераль округы субъектлары арасында да, тулаем Русия буенча да иң түбәннәрнең берсе булып кала, дип билгеләде. Төбәктә сәламәтлеккә авыр зыян китерү, талау, барлык төр урлашулар, шул исәптән транспорт чараларыннан, фатирлардан һәм гаражлардан урлау фактлары азрак теркәлгән. Башкортстан полицейскийлары 10 оешкан җинаятьчел төркемнең эшчәнлеген туктаткан. Моннан тыш, полиция хезмәткәрләре икътисади юнәлештәге 16 җинаять эше кузгаткан.
Дәүләт властена, дәүләт хезмәте һәм урындагы үзидарә органнарындагы хезмәт мәнфәгатьләренә каршы 425 җинаять кисәтелгән. Гражданнар катнашлыгында 8970 чара үткәргәндә җәмәгать тәртибе тәэмин ителгән. Бу чараларда тупас тәртип бозу һәм гадәттән тыш хәлләргә юл куелмаган.

Фото: башинформ

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: