-9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
12 ноябрь , 13:05

Тәмле телләренә ышанмагыз!

Уфа буенча 8нче полиция бүлегенә 39 яшьлек хатын мөрәҗәгать иткән. Мессенджерларның берсендә аңа билгесез кешедән хәбәр килгән. Ир криптовалютага инвестицияләр салуга махсуслашкан эре компаниядә эшләве турында белдергән. Ул хатынга алтын таулар вәгъдә иткән, аны акча салырга һәм яхшы табыш алырга күндергән.

Тәмле телләренә ышанмагыз!
Тәмле телләренә ышанмагыз!

Нәтиҗәдә, ханым “компания” сайтында теркәлгән, акчаны үз исәбенә күчергән. Бер ай дәвамында корбан депозитны тулыландырып килгән, өстәвенә, моның өчен банктан кредит та алган. Аның исәпләүләре буенча, шактый зур табыш банк процентларын капларга тиеш булган.

Алга таба “компания менеджеры” хәбәр итүенчә, депозит күләме арткан, әмма аны чыгару өчен өстәмә түләргә кирәк. Шуннан соң ул тагын акча кертергә тәкъдим иткән. Хатын ризалашкан, ләкин башта керемнең бер өлешен чыгаруны сораган. Шуннан соң мошенник юкка чыккан. Корбан барлыгы 750 мең сумнан артык акча югалткан.

Республиканың тагын бер кешесе мошенниклыкның шундый ук схемасына эләккән. Русия Эчке эшләр министрлыгының Стәрлетамак буенча идарәсе полиция бүлегенә 34 яшьлек ир мошенникларның 1 миллион 426 мең сум акчасын урлавы турында гариза белән мөрәҗәгать иткән. Җинаятьчеләр криптовалютага инвестицияләү ярдәмендә акча эшләү турындагы тәкъдим белән корбанның кесә телефонына шалтыраткан. Зыян күрүче банкта 496 мең сумлык кредит рәсмиләштергән. Аларга 930 мең сум заем өстәгән һәм җинаятьчеләр әйткән исәпкә күчергән. Мошенниклар хәйләсенә эләккәнен аңлагач кына полициягә мөрәҗәгать иткән.

Сак булыгыз! Инвестицияләр кертеп, акча эшләү турында тәкъдим белән шалтыратсалар, шунда ук телефонны куегыз. Иң яхшысы ─– таныш булмаган номердан шалтыратуларны бөтенләй алмау!

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: