Коточкыч җинаять узган елның 9 октябрендә булган иде. Җинаятен Сергей сеңлесе һәм әнисе белән яшәгән йорт фатирында кылган. Кич белән, әнисе эштә булганда, егет наркотиклар тәэсире астында кызга һөҗүм итә: аны көчли, кул астындагы әйберләр белән буып үтерә һәм гәүдәсен диван астына яшерә.
Әнисенең өенә кайтып йокларга ятканын көтеп, Сергей гәүдәне аның машинасының багажнигына алып чыга һәм аннан котылу өчен каядыр ташлап калдырырга маташа. Ләкин туры килерлек урын тапмый. Нәтиҗәдә, ул үз ишегалдына әйләнеп кайта һәм машинаны куеп, качып китә. Кызының гәүдәсен икенче көнне әнисе таба.
Егет гаебен таныган. Башкортстанның Югары судында яклар фикер алышуы вакытында республика прокуроры урынбасары Руслан Абзалетдинов Сергейга ике елга иреген чикләп, 23 елга катгый режимлы колония билгеләргә тәкъдим итте.
Фото: "ВС РБ, телеграм"