Башкортстан Югары суды 22 яшьлек уфалы Сергей Пугачевны 21 елга катгый режимлы төзәтү колониясенә хөкем итте.
"Үкенәм, каты җәза бирмәвегезне үтенәм", — бу хөкем карары алдыннан гаепләнүченең соңгы сүзләре иде.
Исегезгә төшерәбез, дәүләт гаепләүчесе балигъ булмаган кызны үтерү турындагы җинаять эше буенча бу бәндәгә катгый режимлы төзәтү колониясендә 23 ел хөкем җәзасы сораган иде. Ул «балигъ булмаганны көчләү», «сексуаль характердагы көчләү гамәлләре», «аеруча рәхимсезлек белән кылынган үтерү», «урлау», «наркотик чараларны сату максатыннан башка саклау» мәддәләре буенча җинаятьләрдә гаепләнә.
Тикшерү версиясе буенча, 2023 елның октябрендә наркотиклар сөреме астында булган яшь кеше аеруча рәхимсезлек белән үзенең 14 яшьлек үги сеңлесенә карата көчләү һәм көчләү гамәлләре кылган, ә соңыннан аны үтергән. Җинаять эзләрен яшерү өчен ул мәетне фатирда яшергән, ә төнлә автомобиль багажнигына күчергән. Моннан тыш, гаепләнүче кызның кесә телефонын, чыбыксыз колакчыннарны һәм алтын алкаларын урлаган, алар белән ул үзе теләгәнчә эш иткән. Аны тоткарлаганда полиция хезмәткәрләре тарафыннан наркотик матдәләр табылган.
Фото: "Объединенная пресс-служба судов РБ"