- Киңәшмәдә катнашуыма шатмын һәм сезгә, хөрмәтле коллегаларыбыз, намуслы хезмәтегез, һөнәри осталыгыгыз, хокукның законлылыгын һәм өстенлеген ныгытуда принципиальлегегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм, - диде Радий Хәбиров. - Бүген икътисадны үстерүне, предприятиеләрнең, бизнесның, социаль өлкәнең, иҗтимагый һәм сәяси оешмаларның юридик тәэминаттан башка уңышлы эшен күз алдына китереп булмый. Сезнең ышанычлы профессиональ карарларыгыз республиканың алга таба хәрәкәтенә ярдәм итә, күп очракта кешеләрнең язмышын билгели.
Республика Башлыгы суд хакимиятенең халыкка иң якын вәкилләре булып мировой судьялар торуын билгеләп үтте. 2024 елда Русия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә республикада мировой суд участокларының 14 бинасында капиталь ремонт үткәрелгән. Бу юнәлештә биш елга исәпләнгән эшләр дәвам итәчәк.
- Юрист буларак, мин яхшы аңлыйм, сезнең һөнәрегез законнар өлкәсендә тирән белем таләп итә, илебез юриспруденциясе традицияләренә нык бирелгәнлек, аның иң яхшы вәкилләре һәрвакыт намуслылык һәм гаделлек күрсәтә. Юридик корпус ветераннарына - тәҗрибәле, зирәк остазларга - аерым рәхмәт. Сезнең һөнәри юлыгыз һәм бай тәҗрибәгез юристларның яңа буыннары өчен үрнәк булып тора, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Башкортстанның судьялар корпусы алга таба да җитди бурычларны уңышлы хәл итәр дип ышанам.
Башкортстанның Югары Суды рәисе Раил Шәйдуллин судьялар корпусына ярдәм иткән өчен төбәк җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.
Фото: glavarb.ru