+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
9 декабрь 2024, 03:20

Балага линейка белән суктыңмы - өч ел!

Гафури районының Табын авылы укытучыларына шундый җәза яный.

Балага линейка белән суктыңмы - өч ел!Балага линейка белән суктыңмы - өч ел!
Балага линейка белән суктыңмы - өч ел!
Башкортстанның Тикшерү комитеты Гафури районының Табын авылындагы балалар бакчасы тәрбиячеләренә һәм мәктәп укытучыларына карата ата-аналарның шикаятьләреннән соң җинаять эше кузгатты.

Социаль челтәрләрдә укытучының дәрес вакытында сигезенче сыйныф укучысының башына линейка белән суккан видеосы пәйда булды.

Ата-аналар сүзләренчә, мондый хәлләр даими рәвештә була. Балалар вакыт-вакыт күгәргән һәм тырналган хәлдә өйләренә кайта. Моннан тыш, педагоглар балаларга кычкыра һәм кимсетә. Балаларны бәдрәфкә чыгармаган очраклар да булган. Уку йорты директоры, алар сүзләренчә, бернинди чара күрми, ә шикаятьләргә ата-аналар отпискалар ала.

Бу хәл медиакиңлектә киң яңгыраш алгач, мәктәп һәм балалар бакчасы белән тикшерүчеләр һәм прокуратура кызыксынды.

Балалар учреждениеләрендәге хәлләр белән Русия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин да кызыксынды. Ул аңа тикшерү турында хәбәр итәргә кушты.

Русия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсенең Стәрлетамак районара бүлегендә балигъ булмаганнарны тәрбияләү буенча бурычларны үтәмәү факты буенча җинаять эше кузгатканнар. Әгәр гаеплеләр ачыкланса, балаларны кыйнаучы педагогларга өч елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү һәм мәктәптә һәм балалар бакчасында эшләүне биш елга тыю яный.

Бу хәлне Башкортстанның балалар омбудсмены Ольга Панчихина да контрольгә алды. Гафури районы хакимиятендә бу шикаятьләр «хезмәт тикшерүе кысаларында җентекле тикшереләчәк» дип ассызыкладылар.

Фото: "Мэш Бэтэш" скриншот

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас