+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
26 декабрь 2024, 12:55

Бәйрәмнәрдә уяу булыйк!

Республика Башлыгы Радий Хәбиров террорчылыкка каршы комиссия һәм төбәкнең оператив штабының берлектәге утырышын уздырды.

Бәйрәмнәрдә уяу булыйк!Бәйрәмнәрдә уяу булыйк!
Бәйрәмнәрдә уяу булыйк!

Көн тәртибендә - Яңа ел чараларына әзерлек һәм уздыру чорында хәвефсезлекне тәэмин итү, көчләрнең һәм чараларның террорчылык янауларына җавап бирергә әзерлеге мәсьәләләре, шулай ук 2025 елга уртак эш бурычлары.

- Безнең шәһәрләрдә һәм авылларда барлыгы 1 300гә якын Яңа ел шәһәрчеге эшләячәк, шул исәптән 232се – Уфада. Бәйрәмнәрдә ярты миллионнан артык кеше катнашыр дип көтелә. Теләсә нинди киңкүләм чаралардагы кебек үк, бездән дә максималь концентрация һәм мобилизация, кешеләр күп була торган урыннардагы хәлне тулысынча контрольдә тоту таләп ителә, – дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Теләсә нинди хәвефләргә һәм янауларга оператив рәвештә җавап бирәчәкбез, аларны кисәтү юнәлешендә эшләячәкбез.

Башкортстан буенча эчке эшләр министры Александр Прядко үзенең чыгышында ведомство хезмәткәрләренең җәмәгать урыннарында хокук тәртибен тәэмин итүгә юнәлтелгән берничә оператив-профилактик чара үткәрәчәген билгеләде.

Киңәшмәдә катнашучылар Башкортстанның террорчылыкка каршы комиссиясенең 2024 елгы эшчәнлеге нәтиҗәләрен карады һәм 2025 елга өстенлекле бурычлар билгеләде.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас