Тикшерү комитеты мәгълүматлары буенча, 31 декабрьдә мәрхүмнең игезәк сеңлесе аны эзләү турында гариза язган. Моңа кадәр берничә көн абыйсы шалтыратуларга җавап бирмәгән һәм өенә дә кайтмаган. Соңгы берничә атнада аның өендә 35 яшьлек хатын яшәгәнлеге ачыкланган. Сорау алганда ул үзенең элекке сөйгәненә каршы күрсәтмәләр биргән.
Мәгълүматлар буенча, гаепләнүче Владиславка 36 яшь. Тикшерү версиясе буенча, 27 декабрь кичендә хатын үзенең яңа өйдәше белән әйберләрен алу өчен Инорска Славаның өенә килгән. Бу вакытта ирләр исерек булган. Гаепләнүчегә элекке хатынының яңа сөяркәсе аның өенә килүе ошамаган, көнләү нәтиҗәсендә ул кунакка суккан. Владиславның элегрәк бу хатынны да кыйнаганлыгы билгеле.
Хатын урамга йөгереп чыккан, ә кире кергәндә инде яңа танышы үле булган. Слава бер тәүлектән соң мәетне урманда күмеп куйган, ә теге хатын аңа ярдәм иткән.
Ләкин ир барыбер тотылган. Башта Владислав гаебен кире каккан, ләкин дәлилләр басымы астында гаебен танырга мәҗбүр булган. Аңа психик-психиатрик суд экспертизасы билгеләнгән.
фото: "МВД по РБ"