Утырышта ярлыкау турында ике үтенеч каралды. Беренчесе чит милекне урлаган өчен шартлы рәвештә хөкем ителгән хатын-кыздан килгән.
─ Урланган әйберләр арасында өч пластик чиләк, кәстрүл, 3,5 килограмм түбә саморезы һәм 2 килограмм кадак бар, зыян якынча 4,5 мең сум тәшкил иткән, ─– диде Константин Толкачев. ─ Комиссия эшнең барлык шартларын җентекле анализлады һәм хөкем ителүченең үтенечен хупларга карар итте. Ул беренче тапкыр җинаять җаваплылыгына тарттырылган, үз гамәлләренә чын күңелдән үкенә, гаебен тулысынча таныган һәм китерелгән зыянны компенсацияләгән. Моннан тыш, хатын яшәү урыны буенча уңай бәяләмәләр алган. Зыян күрүченең, шулай ук, дәгъвасы юк һәм үтенечне канәгатьләндерүне сорый. Тагын шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хөкем ителүче карамагында инвалид бала бар.
Икенче үтенеч кеше үлеменә китергән юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен хөкем ителгән ир-аттан килгән. Йөк автомобиле белән идарә иткәндә ул җәяүлеләр кичүендә кешене бәрдерә. Алган җәрәхәтләрдән зыян күрүче ашыгыч ярдәм машинасында үлгән.
─ Бу очракта да хөкем ителүченең элек суд каршына басканы булмаган, ул законнарны үтәгән, тәртипле тормыш рәвеше алып бара һәм уңай характерлана. Шуңа карамастан, нәтиҗәләрнең авырлыгын исәпкә алып, комиссия бу үтенечне кире какты, – дип хәбәр итте Константин Толкачев.
Башкортстан Башлыгының каралган үтенечнамәләр буенча тәкъдимнәре комиссия бәяләмәләре белән бергә Русия Федерациясе Президентына җибәреләчәк. Ярлыкау турында ахыргы карар Президент тарафыннан кабул ителә.