+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
21 гыйнвар 2025, 13:50

Башкортстанда судлар турында иң яхшы язмага конкурс старт алды

Республикада мәгълүмат чараларында судлар һәм судьялар бергәлеге органнары эшчәнлеген иң яхшы яктыртуга гаризалар кабул ителә башлады.

Башкортстанда судлар турында иң яхшы язмага конкурс старт алдыБашкортстанда судлар турында иң яхшы язмага конкурс старт алды
Башкортстанда судлар турында иң яхшы язмага конкурс старт алды
Конкурсны оештыручы - Башкортстан Югары Суды һәм Суд департаментының республика идарәсе ярдәмендә төбәк Судьялар Советы.

Район (шәһәр), республика һәм федераль киңкүләм мәгълүмат чаралары журналистлары, басма матбугат чаралары, теле- һәм радиокомпанияләр, мәгълүмат агентлыклары коллективлары (редакцияләре), шулай ук Башкортстан Республикасы судларының дәүләт граждан хезмәткәрләре дәгъва итә ала.

Конкурс түбәндәге номинацияләрдә үткәрелә: «Иң яхшы публикация»; «Иң яхшы видеосюжет/радиоматериал»; «БР суд системасы эшчәнлеген актив һәм профессиональ яктырткан өчен», шулай ук «Иң яхшы матбугат сәркатибе» - судлар аппаратының мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек өчен җавап бирүче хезмәткәрләре өчен номинация.

Материаллар 2024 елның 1 гыйнварыннан 31 декабренә кадәр бастырылган язманы ике дәүләт телендә кабул ителә.

Гаризаларны һәм конкурс материалларын БР судларының берләштерелгән матбугат хезмәтенә 2025 елның 31 гыйнварына кадәр түбәндәге адрес буенча җибәрергә була: 450002, Уфа шәһәре, Пушкин ур., 88/1 йорт («СМИ конкурсына» тамгасы белән). Электрон рәвештә бастырылган материаллар түбәндәге адрес буенча җибәрелергә мөмкин: pressvsrb@yandex.ru.

Җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.

Фото: "ресбаш"

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас