+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
22 гыйнвар 2025, 06:35

"Башэлектросбыт" телефон караклыгы очраклары турында кисәтә

Телефон аша мошенниклык дулкыны Уфа районының Юматово авыл Советы биләмәсендә теркәлгән.

"Башэлектросбыт" телефон караклыгы очраклары турында кисәтә"Башэлектросбыт" телефон караклыгы очраклары турында кисәтә
"Башэлектросбыт" телефон караклыгы очраклары турында кисәтә
Мошенниклар үзләрен энергия сату компаниясе хезмәткәрләре дип таныштыра һәм электр счетчигын алмаштыруга гариза рәсмиләштерергә тәкъдим итә, аны куллану вакыты чыккан очракда, 10 мең сум штраф булачак, дип яный. Ә гаризаны раслау өчен СМС-хәбәрдән кодны атауны сорыйлар. Кайбер очракларда энергия белән тәэмин итү килешүен яңадан төзү кирәклеге турында хәбәр итәләр һәм СНИЛС, ИНН, паспорт яисә ЕГРН таныклыгы мәгълүматларын сорыйлар.

Сезнең шәхси мәгълүматларны белергә, яки кодны СМСтан хәбәр иттерергә омтылучы теләсә нинди телефон сөйләшүләре сигнал булырга тиеш, димәк, чыбыкның икенче очында - җинаятьче.

"Башэлектросбыт" үз кулланучыларын уяулыкка чакыра һәм, энергия сату хезмәткәрләре беркайчан да телефон аша шәхси мәгълүматлар һәм СМСлардан керү кодларын сорамый, дип ассызыклый. Электр энергиясе булмаганда, сафтан чыкканда, эксплуатацияләү срогы яисә тикшерүләр арасындагы интервал беткәндә электр энергиясен исәпкә алу приборын урнаштыру - бушлай. Һәм кулланучы шәхсән мөрәҗәгать иткән очракта гына башкарыла.

Фото: "Башэлектросбыт"

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас