Кушнаренко районында бер умартачыны талаганнар. Хәзер җинаятьче психиатрия дәваханәсендә дәваланырга китәчәк.
Узган елның сентябрендә 53 яшьлек бал яратучы күршесенең ихатасына коймадагы тишек аша кергән. Арытаба ул умарталарның капкачын ачып, балавыз салынган 26 рамны урлаган, ике умарта оясын алып чыккан. Китерелгән зыян — 17 мең сум тирәсе.
Суд ир-егетне акылдан шашкан дип таныган һәм җинаять җаваплылыгыннан азат иткән.
Фото: ufa.rbc.ru