0 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
28 гыйнвар , 16:30

Прокуратура эшчәнлегенә югары бәя бирелде

Узган елда прокуратура органнары махсус хәрби операциядә катнашучыларның, шул исәптән башкарма производстволар буенча бурычлыларның хокукларын яклауны тәэмин итү буенча дәүләт куйган бурычларны нәтиҗәле хәл итте. Прокурор актларын карау нәтиҗәләре буенча СВО башланганнан бирле 39 хәрби хезмәткәрнең хокуклары тергезелде һәм бу эш дәвам итә.

Прокуратура эшчәнлегенә югары бәя бирелде
Прокуратура эшчәнлегенә югары бәя бирелде

Бу хакта бүген республика Прокуратурасы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров сөйләде.


Аның сүзләренчә, прокурорларның координацияләү роле нәтиҗәсендә җир асты байлыкларыннан намуссыз файдаланучылар тарафыннан хокук бозулар туктатылды, бигрәк тә Урал аръягы районнарында.

"Сезнең тикшерү материаллары буенча файдалы казылмалар чыгарганда 660 млн сумнан артык зыян китергән авыл хуҗалыгы җирләрен бозу фактлары буенча җинаять эшләре кузгатылды. Сез балигъ булмаганнарның, ятимнәрнең, инвалид балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауга зур игътибар бирәсез. Прокуратура органнарының актив ярдәме белән 756 баланың алимент алу хокукы тергезелде. Инвалид балаларны реабилитацияләүнең техник чаралары белән тәэмин итү өчен 720 млн сумнан артык өстәмә лимитлар билгеләнгән", - дип билгеләп үтте төбәк Башлыгы.

Прокурорлар эшенең мөһим юнәлеше булып, аның фикеренчә, хокук саклау органнарының коррупциягә каршы көрәш буенча эшчәнлеген координацияләү кала. Хакимият органнары һәм Прокуратураның бу юнәлештә тыгыз хезмәттәшлеге сизелерлек нәтиҗәләр бирә.

Прокуратура органнары икътисадны үстерүдә мөһим роль уйный, эшлекле климатны яхшыртуга актив ярдәм итә. Бюрократик басымны киметү, эшкуарлык өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль оештыруда тәртип урнаштыру буенча чаралар комплексы уңышлы гамәлгә ашырыла.

Санлы технологияләр үсеше шартларында бу өлкәдә криминоген хәл киеренке кала. Узган елда республикада 50 меңнән артык җинаять теркәлгән (51 253), аларның һәр икенчесе диярлек мәгълүмат-коммуникация технологияләрен кулланып кылынган (23 823).

"Гражданнарның акчаларын дистанцион урлауларга, кибермошенниклыкка каршы тору барлык хокук саклау хезмәтләре өчен мөһим бурыч булып тора.

Бүгенге катлаулы шартларда безгә җәмәгатьчелек фикерен манипуляцияләү, махсус хәрби операция үткәрү белән бәйле тискәре мәгълүмат тарату, тарихи дөреслекне аңлы рәвештә бозу омтылышларына ныклы каршы торырга, сепаратизм һәм экстремизмның теләсә нинди күренешләренә кискен җавап бирергә кирәк.

Тулаем алганда, сезнең компетентлыгыгыз, җаваплылыгыгыз нәтиҗәсендә республикада криминоген хәл тотрыклы һәм контрольдә тотыла. Антыгызга һәм бурычыгызга тугры булуыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Киләчәктә дә республика халкы үзләрен һәрчак якланган һәм иртәгесе көнгә ышанычлы итеп хис итсен өчен бердәм һәм нәтиҗәле эш итәчәкбез», – дип йомгаклады Радий Хәбиров.

Фото: башинформ


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: