0 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
28 гыйнвар , 18:40

Сак астына алынырга тиеш түгелләр!

Русиядә ялгыз әтиләрне һәм йөкле хатыннарны кулга алудан баш тартырга ниятлиләр. Бу хакта РБК хәбәр итә.

Сак астына алынырга тиеш түгелләр!
Сак астына алынырга тиеш түгелләр!
Чыганак мәгълүматлары буенча, Юстиция министрлыгы йөкле хатыннарны, кечкенә балалы хатын-кызларны, балигъ булмаганнарны, ялгыз әтиләрне, кечкенә яисә инвалид балаларны уллыкка алучыларны, опекуннарны аерым очракларда гына сак астына алырга тәкъдим иткән.

Аларны авыр яисә аеруча авыр җинаятьтә гаепләнгән очракта гына сак астына алырга мөмкин булачак. Шулай ук, гадәттән тыш очрак булып, элек сайланган чик кую чарасын бозу, тикшерүдән качу омтылышы һәм Русиядә даими яшәү урыны булмау саналачак.

Төзәтмәләр Дәүләт думасына Югары суд тарафыннан 2023 елның июнендә кертелгән закон проектына тәкъдим ителгән. Анда, шулай ук, документлар белән расланган җитди авырулардан интегүче кешеләрне сак астына алырга ярамый, диелә. Закон проекты Җинаять-процессуаль законнарны гуманлаштыру буенча башланган реформаны дәвам итә.

фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: