Исегезгә төшерәбез: узган елның ноябрендә Уфаның Совет районы суды коммерцияле булмаган «Ирекле медиа» оешмасына (Пруфы.рф нәшире) Русия Административ хокук бозулар кодексының 13.15 мәддәсенең 9 өлешендә каралган хокук бозган өчен "җәмәгать тәртибен киңкүләм бозу куркынычы тудырырга сәләтле дөрес булмаган хәбәрләр рәвешендә иҗтимагый әһәмиятле мәгълүмат тараткан өчен" 200 мең сум административ штраф билгеләгән иде.
Моннан тыш, элегрәк Совет районы суды «Пруфы.РФ интернет-басмасы» челтәр басмасының баш мөхәрриренә дөрес булмаган мәгълүмат тараткан өчен 60 мең сум штраф салган иде. Башкортстан Югары судында беренче инстанция суды карарына шикаять буенча утырышны 3 февральгә күчерделәр.
Фото: башинформ