-7 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10
Хокук
30 гыйнвар , 23:13

Республикада җинаятьчелек дәрәҗәсе соңгы 5 елда даими кими бара

Бүген Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика буенча Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында чыгыш ясады. Көн тәртибендә - 2024 елда Министрлык Аппараты бүлекчәләренең, идарәләрнең, төбәк шәһәрләре һәм районнары буенча бүлекләре һәм бүлекчәләренең оператив-хезмәт эшчәнлеге нәтиҗәләре.

Республикада җинаятьчелек дәрәҗәсе соңгы 5 елда даими кими бара
Республикада җинаятьчелек дәрәҗәсе соңгы 5 елда даими кими бара

- Хөрмәтле Михаил Юрьевич (М. Ю. Литвинов, Русия Эчке эшләр министрлыгы бюросы башлыгы)! Хөрмәтле Александр Александрович (А. А. Прядко, Башкортстан буенча эчке эшләр министры)! Хөрмәтле иптәшләр!

Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренә югары профессионализм һәм намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләреннән башлыйсым килә. Катлаулы шартларда сез оператив вәзгыятьне контрольдә тотасыз, республика территориясендә законлылык һәм хокук тәртибен тәэмин итәсез, - диде Башкортстан Башлыгы.

2023 елдагы белән чагыштырганда, җәмәгать урыннарында җинаятьчелек 14 процентка диярлек кимегән. Бу - шәһәрләрдә һәм районнарда кешеләрнең гомум иминлеге һәм уңайлы яшәве, патруль-пост хезмәтләренең, участок хезмәтләренең нәтиҗәле эшләве күрсәткечләренең берсе. Гомумән алганда, республикада җинаятьчелек дәрәҗәсе соңгы биш елда даими кими бара.

Сезгә, хөрмәтле иптәшләр, күрсәткән батырлыкларыгыз, кешеләрнең гомерләрен саклап калу өчен фидакарьлеккә әзер булуларыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Узган ел нәтиҗәләре буенча хокук саклау органнары хезмәткәрләре кайбер юнәлешләр буенча эш нәтиҗәлелеген сизелерлек арттырды. Узган елда 22 меңгә якын җинаять ачылган. Профилактик чаралар нәтиҗәсендә үтерүләр саны өчтән бергә кимегән. Талаулар, урлаулар, көчләүләр саны сизелерлек кимеде, - дип дәвам итте ул. - Шул ук вакытта мәгълүмати-коммуникацион технологияләр кулланып кылынган җинаятьләрнең артуы билгеләнде. Мошенниклыкларның саны 11 меңнән артып китте. Мин эчке эшләр министрына рәхмәтлемен, Сез, хөрмәтле Александр Александрович, даими рәвештә безнең киңәшмәләрдә, утырышларда әлеге төр җинаятьләргә активрак каршы тору зарурлыгы мәсьәләләрен кискен куясыз. Александр Александрович тәкъдиме буенча без 2026 елга кадәр тиешле чаралар программасын расладык. Эчке эшләр органнары террорчылык һәм экстремизм очракларын булдырмау буенча да зур эш алып бара.

Русия Эчке эшләр министрлыгы бюросы башлыгы Михаил Литвинов министрлыкның Башкортстан буенча эшен, Русия Федераль иминлек хезмәтенең республика хакимияте һәм идарә органнары белән багланышларын уңай бәяләде.

Фото: glavarb.ru

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: