Беренчел мәгълүматлар буенча, җинаять көнчелектән эшләнгән.
Бүген 5.30 сәгать тирәсендә Русия Эчке эшләр министрлыгының Стәрлетамак шәһәре буенча идарәсенең дежур частена медицина учреждениесеннән хәбәр килгән: Артем урамындагы торак йорт ишегалдында ашыгыч ярдәм бригадасы тарафыннан ике пычак ярасы булган егетнең гәүдәсе табылган.
Җинаять урынына кичекмәстән тикшерү-оператив төркем чыккан. Һәлакәт урынында пычак табылган.
Һәлак булучының Стәрлетамак шәһәрендә яшәүче 2002 елгы ир-егет булуы ачыкланган. Кайнар эзләр буенча полиция хезмәткәрләре шикләнелүче, элек хөкем ителмәгән, Стәрлебаш районында яшәүче 2005 елда туган кешене тоткарлаган.
Беренчел мәгълүматлар буенча, 4.00 сәгать тирәсендә һәлак булган кеше арендага алынган фатирында үзенең танышы һәм дуслары белән бергә спиртлы эчемлекләр эчкән. Алар белән булган кызга аның элекке егете агрессив хәбәрләр язганын күреп, ул аңардан трубканы ала һәм аның белән әйткәләшә башлый. Нәтиҗәдә алар Артем урамындагы йорт янында очрашу билгели. Анда алар сугыша, нәтиҗәдә Стәрлетамак кешесе пычак җәрәхәтләре ала.
Хәзерге вакытта шикләнелүче полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган һәм Русия Тикшерү комитетының территориаль бүлекчәсенә китерелгән, анда РФ Җинаять кодексының 105 мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Фото: башинформ