"Карар үзгәрешсез калды, шикаять канәгатьләндерелмәде", — дигән мәгълүмат бирде инстанция вәкиле.
Исегезгә төшерәбез, узган елның декабрендә суд карары белән М.Р. Кәримова дөрес хәбәрләр рәвешендә җәмәгать тәртибен һәм (яки) җәмәгать иминлеген бозу куркынычы тудырырга сәләтле, белә торып дөрес булмаган иҗтимагый әһәмиятле мәгълүмат тараткан өчен Русия КоАПының 13.15 мәддәсе (9 нчы өлеш) буенча хокук бозуда гаепле дип табылды. Аңа 60 мең сум күләмендә штраф билгеләнгән. Суд карары әлегә законлы көченә кермәгән.
Фото: башинформ