+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
7 февраль 2025, 06:54

Русия империясе әләмен яндырган үсмерләр кулга алынды

“Башкортстанның ике кешесе экстремистик оешмада катнашкан өчен сак астына алынды. Русия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсенең аеруча мөһим эшләрне тикшерү буенча беренче бүлеге Уфа колледжының берсендә укучы 16 һәм 17 яшьлек ике студентка гаепләү белдерде”, дип хәбәр итә “Башинформ” агентлыгы.

Русия империясе әләмен яндырган үсмерләр кулга алындыРусия империясе әләмен яндырган үсмерләр кулга алынды
Русия империясе әләмен яндырган үсмерләр кулга алынды
Русия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе һәм Башкортстан буенча Федераль иминлек хезмәте матбугат хезмәтләреннән хәбәр итүләренчә, үткән айда ике гаепләнүче экстремистик оешма мәнфәгатьләрендә эш иткән. Оешма эшчәнлеге Русиянең күпмилләтле бердәмлеген һәм территориаль бөтенлеген җимерүгә юнәлтелгән, ул 2024 елның июнендә Русия Югары суды карары белән тыелган.

Бөрҗән районына кергән урында урнаштырылган стела янында үсмерләр, үз гамәлләрен видеога теркәп, 1858 елгы Русия империясе әләмен яндырган. Тикшерү комитеты белгечләре һәм республика иминлек хезмәте оперативниклары фигурантларның шәхесен ачыклаган.

Гаепләнүчеләр үз гаебен таныган. Моннан тыш, тикшерү вакытында аларның Бөрҗән районының Иске Собханкул авылындагы йортларның фасадларына аэрозоль баллон буявы белән милли эчтәлектәге лозунглар язуына катнашлыгыы барлыгы ачыкланган. Ачыклануынча, алар бу гамәлләрне Интернет аша билгесез кешенең 60 мең сум вәгъдә итүен кабул итеп эшләгән. Әлеге факт буенча "сәяси һәм милли мотивлар буенча эшләнгән вандализм" мәддәсенә ярашлы җинаять эше кузгатылган, ул әләм турындагы эш белән берләштереләчәк.

"Видеоролик һәм фотосурәтләр Р. Габбасов* һәм Русия территориясендә һәм чит илләрдә Русиягә каршы мәгълүмати акцияләр үткәрү өчен, Русия территориясендә тыелган "Ирекле милләтләр лигасы"* * тарафыннан файдаланылган", - дип хәбәр иттеләр Русия Федераль иминлек хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсендә.

Үсмерләр СИЗОга утыртылган. Хокук саклаучылар дәлилләү базасын җыюны дәвам итә, республика территориясендә экстремистик эшчәнлек оештыруга катнашлыгы булган башка кешеләрне ачыклыйлар.

*Үзләренә карата экстремистик эшчәнлеккә, яки терроризмга катнашлыгы барлыгы турында белешмәләр булган оешмалар һәм физик затлар исемлегенә Финанс мониторингы буенча федераль хезмәт, Русия Юстиция министрлыгы тарафыннан физик берәмлекләр - чит ил агентлары исемлегенә кертелгән.

* *Русия Генераль прокуратурасының 24.05.2023 елгы карары.

Фото: УФСБ по РБ

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас