Аны министр, полиция генерал-лейтенанты Александр Прядко тәкъдим итте.
Ведомство җитәкчесе билгеләп үткәнчә, төбәктә җинаятьчелек дәрәҗәсе Идел буе федераль округы субъектлары арасында һәм тулаем Русия буенча иң түбәннәрнең берсе булып кала. 2024 ел нәтиҗәләре буенча гомум җинаять активлыгы 1,7 процентка кимегән. Үтерүләр саны - 34, сәламәтлеккә авыр зыян китерү фактлары - 14, талау очраклары 16 процентка кимегән. Урам, рецидив, көнкүреш җинаятьчелеге, шул исәптән исерек хәлдә дә, кимегән. Полиция хезмәткәрләре 20 меңнән артык җинаять эшен ачкан, шуларның 5 меңе — авыр һәм аеруча авыр, шулай ук узган еллардагы 900 җинаять.
Александр Прядко белдергәнчә, узган ел гына да Башкортстанда яшәүче 17 меңгә якын кеше кибермошенникларга гомумән алганда 4 млрд сум акча күчергән. Эчке эшләр органнары финанс оешмалары һәм кәрәзле элемтә операторлары белән хезмәттәшлекне ныгыта. Төбәк Эчке эшләр министрлыгы структурасында киберҗинаятьләр белән көрәш буенча идарә булдырганнар. Профилактикага зур игътибар бирәләр - көн саен республика халкы, дәүләт һәм мәгариф учреждениеләре, предприятие һәм оешма коллективлары белән очрашулар үткәрәләр. Банкоматлар урнашкан урыннарда кизү торган полиция хезмәткәрләре 112 тапкыр халыкны уйланылмаган адымнан коткарган.
Республика халкы узган елда көн саен мошенникларга - уртача 12 млн сум, ай саен - 360 млн сум, ә бер ел эчендә 4,4 млрд сумнан артык акча күчергән. 2025 елның гыйнварында гына да республика халкына карата 181 млн 818 мең сумлык 389 мошенниклык факты кылынган.
Фото: "сайт Главы РБ"