Аңа 95 мең сум компенсация тәгаенләнгән. Бу хакта аның вәкиле, юрист Виталий Буркин хәбәр итә.
«Мотивировка өлеше әлегә юк, әмма миңа бу сумманың кайдан алынуы аңлашылмый, — ди ул. - Бәлки, ниндидер хата җибәрелгәндер. Әлбәттә, бу карарга шикаять бирәчәкбез. Без хәзерге сумга курс буенча өч миллионнан артык сумма исәпләдек. Мин ышанам, без аны ала алырбыз".
Элегрәк пенсионер күп еллар суд юлында йөреп, 6 миллион сум мораль зыянны компенсацияләүгә иреште.
Фәтхулла Исхаковны 1950 елларда күршеләрен үтерергә омтылуда гаеплиләр. Ул 13 елга ирегеннән мәхрүм ителгән. 2023 елда ул аклануга ирешә, шуннан соң шунда ук компенсациягә судка бирә.
Башта Уфаның Ленин суды аңа 31 миллион сум тәгаенләде, аннары Башкортстанның Югары суды бу сумманы бик нык киметте. Пенсионер бу карарны «дәүләт гаебе белән озак газаплар кичергән граждан буларак гаделсез, кешелеккә каршы һәм аның кешелек дәрәҗәсен түбәнсетүче " дип саный.
Фото: мк.ру