0 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10
Хокук
24 март , 20:20

"Төп дошманым - алкоголь!"

Михаил Ефремов иреккә чыга.

"Төп дошманым - алкоголь!"
"Төп дошманым - алкоголь!"
Актер Михаил Ефремов иреккә чыга, аңа шартлы-вакытыннан алда азат ителүне хуплаганнар.  Белгород өлкәсенең Алексеевск район суды шундый карарга килде, дип хәбәр иткән "РБК"га адвокаты Юрий Падалко.

Суд утырышы вакытында Ефремов: "Төп дошманым — алкоголь. Һәм мин аны үз тормышымнан алып ташлыйм", — ди колониядән видеоэлемтә аша. Актер сүзләренчә, ул һөнәрен сагына һәм җәмгыятькә файда китерергә тели, моннан тыш, аның сәламәтлеге белән проблемалар бар.

«Сезне ышандырырга телим, бүтән беркемгә дә бернинди зыян китермәячәкмен һәм законны бозмаячакмын", - дип вәгъдә итә Ефремов. Аның адвокаты белдергәнчә, актер бүтән беркайчан да руль артына утырмаячак, аңа хокукларны кире кайтармаска мөмкиннәр.

Ефремовка 61 яшь. 2020 елның җәендә актер Мәскәү үзәгендәге юл-транспорт һәлакәтенә гаепле була: ул каршы як полосага чыга һәм фургонга бәрелә, аның 57 яшьлек йөртүчесе Сергей Захаров алган җәрәхәтләрдән хастаханәдә үлә. Шул ук елның сентябрендә суд Ефремовны, кеше үлеменә китергән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуда гаепле дип танып, сигез елга ирегеннән мәхрүм итте. Соңрак хөкем карарын алты айга йомшарттылар.

Фото: мк.ру

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: