Интернет кулланып башкарылган җинаятьләр саны, 2023 ел белән чагыштырганда, 25,7% ка арткан. Гомумән алганда, соңгы дүрт елда онлайн-мошенниклар саны ике тапкыр арткан. Әгәр 2021 елда алар кулыннан 5,2 мең шәһәр кешесе зыян күргән булса, былтыр алар инде 10 меңнән артык булган, дип хәбәр итте шәһәр Советы утырышында Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа буенча идарәсе башлыгы Илгиз Байсурин.
Аның сүзләренчә, Башкортстан башкаласында бөтен җинаятьләр саны, атап әйткәндә, 2024 елда үтерүләр, сәламәтлеккә авыр зыян китерү, урлау, талау, кесә телефоннарын урлау саны кимегән.
Әгәр процент нисбәтендә карасак, еш кына чит милекне урлаганнар – җинаятьләрнең гомум саныннан 53,8%. Наркотикларның законсыз әйләнешенә - 9% , икътисади җинаятьләргә – 6,6%, шәхескә каршы җинаятьләргә – 2,9% туры килә.
2024 ел нәтиҗәләре буенча җинаятьчелек дәрәҗәсе 10 мең кешегә 167,8 тәшкил иткән.
фото: башинформ