+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10
Хокук
27 март , 11:05

Үсмерләр 16 яшьтән җаваплы

Былтыр Уфадан 40 укучы закон бозган.

Үсмерләр 16 яшьтән җаваплы
Үсмерләр 16 яшьтән җаваплы
Иң күп җинаятьләрне Калинин, Орджоникидзе һәм Октябрь районнары укучылары кылган. Криминалда, шулай ук, башкаланың колледж һәм югары уку йортларының 42 студенты катнашкан. Бу санны шәһәр Советы утырышында Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа буенча идарәсе башлыгы Илгиз Байчурин җиткерде.

«Үсмерләр арасында җинаятьчелек үсеше күзәтелә", - диде ул.

Еш кына балалар җинаятькә акча эшләргә теләп һәм закон бозуларын белмичә бара. Аларны «сезнең туганыгыз юл-транспорт һәлакәтенә тарыган" схемасы буенча якыннарыннан акча алу өчен һәм наркозакладчиклар сыйфатында курьер итеп "яллыйлар".

Балигъ булмаганнарның наркотиклар саклау өчен җаваплылыгы 16 яшьтән башлана. Наркотикларны зур күләмдә сату, сатып алу һәм саклау, Җинаять кодексының 228 мәддәсе нигезендә, 40 мең сумга кадәр штраф, 3 елга кадәр иректән мәхрүм итү яисә 2 елга кадәр холык төзәтү эшләре рәвешендә җәзага китерә. Шул ук гамәлләр өчен аеруча зур күләмдә булса, 3 елдан 10 елга кадәр иректән мәхрүм итү, 500 мең сумга кадәр штраф яный.

Наркотикларны саклауда яисә сатып алуда гаепле үсмер, әгәр наркотикларны хокук саклау органнарына үзе теләп тапшырса һәм җинаятьне ачуда органнарга ярдәм итсә, җәзадан азат ителә. Кулга алу яисә тикшерү барышында наркотикларны алыну ирекле тапшыру дип саналмый.

Наркотик матдәнең зур күләме - уртача бер тапкыр бирелә торган дозадан 10 һәм аннан да күбрәк тапкырга артыграк. Аеруча зур үлчәм — уртача дозадан 50 һәм аннан да күбрәк тапкыр артыграк. Наркотикның бер тапкыр кулланыла торган уртача дозасы күләме Русия Хөкүмәте тарафыннан билгеләнә.

Фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: