+1 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10
Хокук
29 март , 09:15

Һәр эш артында – кеше язмышлары

Мировой судья Анжелла Сафиуллина сәхнә урынына суд залын сайлавына бер дә үкенми.

Һәр эш артында – кеше язмышлары
Һәр эш артында – кеше язмышлары

Балачакта театр һәм кино актрисасы булырга хыялланган ул. Дуван районының Өлкенде авылы кызына район үзәге Мәсәгуть мәдәният йортында үткәрелгән бик күп чараларда: концертларда, спектакльләрдә катнашырга туры килә. Район халкы искиткеч чибәр, зифа буй-сынлы Анжелланың һәр ролен күтәреп ала, дәррәү кул чаба. Ә бервакыт башкаладан районга конкурска жюри әгъзалары булып килгән мәдәният әһелләре кызны 11нче сыйныфны тәмамлагач та Уфага сәнгать училищесына укырга чакырып китә. Сәхнә турында хыялланган кеше өчен шуннан да зуррак бәхет була аламы? Ләкин Анжелла, язмышын кискен үзгәртеп, Башкорт дәүләт университетының Хокук институтына укырга керә һәм юрист белгечлеге алып чыга.

Сәхнәләрне яңгыраткан кыз бүген үтә дә җитди, җаваплы һәм катлаулы хезмәт – мировой судья вазыйфасын башкара. Без Уфаның Киров районы буенча 10нчы суд участогы мировой судьясы Анжелла САФИУЛЛИНА белән бу эшнең нечкәлекләре турында әңгәмә кордык.

– Анжелла Раушановна, чыннан да, судья эше бигрәк тә хатын-кыз өчен бик авыр, тынгысыз хезмәт. Ни өчен Сез судья булырга карар иттегез?

– Судья һөнәре турында Уфа шәһәренең Киров район судында суд утырышы секретаре булып эшләгәндә уйлана башладым. Вакыт узу белән тупланган тәҗрибәне һәм белемнәрне гадел хөкем итүдә куллану теләге барлыкка килде. Беренче көннән үк миңа барысы да кызык булды. Шуңа күрә үз алдыма максат куйдым – судья булу һәм бу максатыма үҗәтләнеп бардым. Барлык сынауларны уңышлы узып, судья вазыйфасына квалификация имтиханын тапшырып, былтыр сентябрьдә судьяларның квалификация коллегиясен уздым һәм Уфа шәһәренең Киров районы буенча 10нчы суд участогының мировой судьясы вазыйфасына тәкъдим ителдем.
Мировой судья булу өчен бик күп сынауларны узарга кирәк. Ул 25 яшькә җиткән, югары юридик белемле, юридик һөнәр буенча кимендә 5 ел эш стажы булган, үзен начар яктан күрсәтүче гамәлләр кылмаган, квалификация имтиханы тапшырган һәм Русия төбәгенең Судьяларның квалификация коллегиясе тәкъдимен алган Русия гражданы булырга тиеш. Минемчә исә, судья булу – ул йөрәк кушуы буенча башкарылган эш. Кеше югары әхлакый сыйфатларга ия булырга, хезмәт сөючән, җаваплы, үз-үзенә таләпчән, оешкан, стресска чыдам һәм белемле булырга тиеш.

– Мировой судья һәм район судьясы вазыйфалары нәрсә белән аерыла?

– Мировой судьяларның район судьяларыннан төп аермасы аларның компетенциясендә. Мировой судьялар гади эшләрне: гражданлык эшләрен карый. Әйтик, 50 мең сумга кадәр милек бәхәсләре, балалар турында бәхәс булмаган аерылышу, дәгъва бәясе илле мең сумнан артмаганда ир белән хатынның бергә туплаган мөлкәтен бүлешү турында эшләр, суд приказы бирү турында, административ (вак хокук бозулар) һәм җинаять (максималь җәза 3 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүне күздә тоткан зур булмаган җинаятьләр) эшләре.
Ә район судлары катлаулырак һәм җитдирәк эшләр белән шөгыльләнә, аларны мировой судьялар карый алмый. Бу зуррак суммалы гражданлык эшләре һәм катлаулы бәхәсләр, җитдирәк җәза таләп итә торган административ эшләр һәм уртача авырлыктагы һәм авыр җинаятьләр турындагы җинаять эшләре. Район судлары, шулай ук, мировой судьялар карарлары өчен апелляция инстанциясе булып тора.

– Аңлавымча, район судьялары бер баскыч югары тора. Киләчәктә ул дәрәҗәгә ирешү планнары бармы?

– Әйе, район судьялары югарырак дәрәҗәдә. Ләкин минем инануымча, бу өлкәдә эшне мировой судьядан башларга кирәк. Бу – җирдәге эш, син күбрәк гражданнар белән эшлисең, аралашасың, күп нәрсәләргә төшенәсең. Шәхсән мин карьерамны мировой судьядан башлавыма канәгать. Киләчәккә, әлбәттә, планнар зурдан.

– Февраль ахырында судьяларның киңәшмәсендә катнашып, республика Башлыгы Радий Хәбиров аларның һәрберсенә, аеруча мировой судьяларга төшкән эш күләменең зурлыгына басым ясаган иде. Әйтик, 2023 елда мировой судьяга ай саен 487 эш туры килсә, 2024 елда – 533 эш. Бу күптәнге проблема һәм тиз генә чишелеш табып та булмый торгандыр. Сезнең участокта елына уртача ничә эш карала?

– Былтыр участокта 3244 – гражданлык һәм административ, 752 – административ хокук бозулар турында һәм 3 җинаять эше каралды. Көненә 15 һәм аннан да күбрәк суд утырышы билгеләнә. Шунысы да бар: мировой судьялар гражданлык эшләрен эшне башкаруга кабул иткән көннән алып 1 ай эчендә карарга тиеш. Административ хокук бозулар турындагы эшләр 2 ай дәвамында карала. Күрүегезчә, эшләрне карауга вакыт та бик аз бирелә.

– Һәр эшкә төшенергә, аның асылын аңларга да кирәк бит әле. Бу да җиңел түгел...

– Әлбәттә. Гаять зур эшләр ташкыны, чикләнгән ресурслар һәм кысылган сроклар коточкыч зур йөкләнеш тудыра. Материалларны тиз анализларга, бәхәснең асылын ачыкларга һәм уйланылган карарлар кабул итәргә кирәк.
Мировой судьялар төрле эшләр белән очраша: вак урлашулардан алып гаилә бәхәсләренә кадәр. Һәр эш шәхси якын килүне һәм хәлләрне тирән аңлауны таләп итә. Формаль карау мөмкин түгел, чөнки һәр эш артында кеше язмышлары тора. Бу фидакарьлек һәм даими камилләшүне таләп итә торган катлаулы һәм җаваплы хезмәт.

– Анжелла Раушановна, суд процесслары вакытында судьялар үз хис-кичерешләрен һәрвакыт җиңә аламы?

– Безнең эштә хис-кичерешләргә һәм процесста катнашучыларга карата шәхси мөнәсәбәтләргә урын юк. Судья судья булырга һәм шулай булып калырга тиеш. Бу, һичшиксез, ныклы холык, рух көче таләп итә. Сезне шуңа ышандыра алам, миңа эшләргә һәм аралашырга туры килгән судьяларның барысы да нәкъ менә шундый сыйфатларга ия, мин башка кешеләр судья була да алмый, дип инанганмын. Эшләрне караганда, судья һич кенә дә үз хисләрен яки процесста катнашучыларга шәхси мөнәсәбәтен күрсәтергә тиеш түгел, ләкин син моңа акрынлап өйрәнәсең. Без барыбыз да кешеләр. Ләкин эш эш инде, һәм хис-кичерешләр икенче планга китә (китәргә тиеш!).

– Сез судья сыйфатында чыгыш ясаган беренче суд эше нинди булды?

– Беренче эшем никахны таркату процессы иде. Һәр якның аерылышуга мөнәсәбәтен ачыкларга туры килде, бу гаилә таркалуга сәбәп булып хезмәт итте. Нәтиҗәдә никах таркатылды.

– Мировой судья дигәндә “мировой” сүзе үзе үк дуслаштыруны аңлата. Еш кына мировой судьялар процессларында сүз гаеплеләрне җәзалау турында түгел, ә татулашу турында бара. Әллә бу сүз уйнату гынамы? Нинди очракларда якларга солых килешүе төзергә тәкъдим итәсез?

– Судьялар, чыннан да, бәхәсне тыныч юл белән җайга салырга омтыла. Һәр эш буенча судья якларның эшне мировой килешү белән тәмамларга теләү-теләмәүләрен ачыклый. Мировой килешү компромисс перспективасы һәм яклар ташламаларга барырга әзер булганда тәкъдим ителә. Төп шарт – ике якның да ирекле ризалыгы. Судья бары тик аларга үзара кабул ителә торган карар табарга ярдәм генә итә, килешүнең нәтиҗәләрен аңлата һәм аның законны бозмавына һәм өченче затларның хокукларын кысмавына инана. Әгәр килешүгә ирешелсә, эш туктатыла, бу процесста катнашучыларның барысының да вакытын һәм ресурсларын экономияли.

– Хәзерге дөньяда барлык өлкәләрдә санлы технологияләр кертелә. Бу мәсьәлә суд системасында ничек хәл ителә?

– Мировой судья итеп билгеләнгәнче мин 11 елдан артык суд системасында дәүләт гражданлык хезмәтенең төрле вазыйфаларында эшләдем. Шуңа күрә, ышаныч белән әйтә алам, суд системасы яңа санлы дәрәҗәгә чыга.

Бүген барлык судларга да документлар тапшырырга яки җавапны электрон рәвештә алырга мөмкин, якларга суд повесткалары шул исәптән электрон төрдә дә җибәрелә, СМС хәбәр итү сервисы актив кулланыла, документлар судьяның электрон имзасы белән имзалана, суд утырышларын видео-конференц-элемтә режимында уздыру мөмкинлеге бар, аудио протоколлаштыру алып барыла. Барлык судларда да ведомствоара электрон хезмәттәшлек системасы (СМЭВ) кулланыла, ул төрле дәүләт органнарыннан оператив рәвештә электрон төрдә дистәдән артык белешмә алырга мөмкинлек бирә. Башкару кәгазьләре электрон төрдә җибәрелә. Гомумән, судларда санлы технологияләрне кертү эшне оптимальләштерергә, суд аппаратына йөкләнешне, бюджет чыгымнарын киметергә мөмкинлек бирә, дип саныйм.
Үз участогыбызда без дә санлы технологияләр кертәбез. Мисал өчен, безнең суд участогы республикада беренчеләрдән булып гражданнарның суд системасы белән хезмәттәшлеге процессын сизелерлек гадиләштергән ярдәмче чат-бот төзеде. Бу инновацион инструмент гражданнарга беренчел ярдәм күрсәтү өчен каралган. Суд участогына мөрәҗәгать иткәндә кирәкле гаризаларның һәм документларның киң исемлеген үз эченә ала.

– Анжелла Раушановна, мондый йөкләнеш булганда, гаиләгез, үзегез өчен вакыт каламы?

– Эш белән беррәттән, әлбәттә, миңа гаиләм дә бик мөһим. Гаиләдә әнинең һәрвакыт эштә булуына күнеккәннәр инде. Бөтенләй икенче өлкәдә хезмәт салучы ирем дә, мәктәптә укучы ике улым да аңлап карый, һәрчак ярдәм итәргә әзерләр. Кайчагында алар эшкә килеп булыша, эшләрне тегәләр, описьлар төзиләр, бөтен гаилә белән эшлибез, дип әйтергә була. Гаиләмнең ярдәме миңа киеренке эш көннәреннән арынып торырга ярдәм итеп кенә калмый, ә алга таба барырга, уңышларга ирешергә көч һәм мөмкинлек тә бирә.

– Әңгәмә өчен рәхмәт. Киләчәктә уңышлар теләп калабыз.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: