Уфада яшәүче ир мошенниклар йогынтысында фатирыннан һәм машинасыннан колак каккан.
28 яшьлек зыян күрүче белдерүенчә, аңа, янәсе, ул укыган университет вәкиле шалтыраткан. Әңгәмәдәш студентлар турындагы мәгълүматлар базасын яңартуларын хәбәр итә һәм СМС-хәбәрләрдән кодларны атавын сорый.
Алга таба уфалы белән «Дәүләт хезмәтләре» һәм «Росфинмониторинг» "вәкилләре" элемтәгә кергән. Алар билгесез кешеләр аның исеменнән автомобиль һәм фатирны сатарга маташа, дип хәбәр иткән. Мошенниклар күрсәтмәләре буенча ул үз автомобилен, ә аннары фатирын да саткан. Зыян - өч миллион сумнан артык.
Ир тегеләр элемтәгә чыгудан туктагач, үзенең мошенниклар корбаны булуын аңлаган. Полиция хезмәткәрләре җинаять эше кузгаткан.