+21 °С
Болытлы
VK
OK
Telegram
Max
Тат
Рус
Хокук
10 апрель 2025, 16:35
Үсмерләр арасында җинаять кылучылар арта
Былтыр үсмерләр, 2023 елдагыга караганда, 13,7 процентка күбрәк җинаять кылган.
Үсмерләр арасында җинаять кылучылар арта
Узган елда урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә укучылар тарафыннан кылынган 432 җинаять теркәлгән. Алдагы елдагы белән чагыштырганда, бу - 90 фактка күбрәк. Нигездә, бу - урлашулар, наркотиклар, кыйнау, көчләү, юл-транспорт һәлакәтләре. 266 җинаятьне 18 яше тулмаган үсмерләр кылган.
Елдан-ел республикада балигъ булмаганнар саны кими, ә җинаятьчелек арта бара. Мошенниклар һәм наркодилерлар үсмерләрне курьерлар сыйфатында файдалана, чөнки аларга күп түләргә кирәкми һәм алар белән манипуляцияләү җиңелрәк.
Балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәдә исәптә 3568 үсмер тора. 2023 елдагыга караганда, былтыр бу сан 1398гә күбрәк. Күпләр төрле җинаятьчел төркемнәрдә тора.
Үсмерләр арасында җинаятьчелекнең үсүе Уфаның Калинин, Октябрь, Совет, Орджоникидзе районнарында, Октябрьский һәм Салават шәһәрләрендә, шулай ук Архангель, Дуван, Ярмәкәй, Нуриман һәм Федоровка районнарында күзәтелгән.
Наркотиклар тарату өчен җинаять җаваплылыгы - уналты, ә кайбер очракларда ундүрт яшьтән башлана һәм озак вакытка иректән мәхрүм итү срокларын күздә тота. Үсмерләр һәм ата-аналар моны искә алсын иде.
Тулырак:
https://resbash.ru/articles/pravo/2025-04-10/detki-vybirayut-kletku-4191541
Фото:пресс-служба МВД РБ
Автор:
Резеда Галикәева
Читайте нас
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"