+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
16 апрель 2025, 02:41

Сөяркәсе - кабергә, ире - төрмәгә

Кызына китап биргән өчен әтисе әнисенең сөяркәсен үтергән.

Сөяркәсе - кабергә, ире - төрмәгәСөяркәсе - кабергә, ире - төрмәгә
Сөяркәсе - кабергә, ире - төрмәгә

Анжела (исеме үзгәртелде) җәмәгатенә хыянәт итә. Ире Виталий сизенә, ләкин түзә. Әмма кызының кулында шикле китап күргәч, ул чыгырыннан чыга. Хатынын эзләп чыгып китә һәм аны сөяркәсе белән бензин салу станциясендә барып таба.

Алар машинага бикләнеп утырган була. Балага нигә шундый китап бүләк иттең, дигән сорауга ир тупас җавап ала:
имеш, бала әнисе кебек булырга тиеш.

Виталий машина тәрәзәсен ватып, ирне сөйрәп чыгара һәм тукмый. Ул дәваханәдә үлә, дип хәбәр итә Mash Batash басмасы.

Китап "Как стать стервой? дип аталган.

Виталийны биш ел һәм ун ай катгый режимлы төрмә көтә. Кызы нәкъ шушы вакытка ярым ятим кала, ә хатыны...

Аның алдагы язмышы турында нинди фаразлар бар, дуслар?

Фото: "Моя Уфа"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас