+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Хокук
18 апрель 2025, 05:35

Дәүләт серен ачу - җинаять

Русия Федераль иминлек хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе тарафыннан дәүләт серен белергә тиеш булмаган кешеләргә яшерен мәгълүмат җиткергән 1992 елда туган элекке полиция хезмәткәренең хокукка каршы эшчәнлеге ачыкланды һәм туктатылды.

Дәүләт серен ачу - җинаятьДәүләт серен ачу - җинаять
Дәүләт серен ачу - җинаять
УФСБ хезмәткәрләре оператив-эзләү чаралары барышында Уфа шәһәрендә яшәүче кешенең патруль-пост хезмәткәрләре тарафыннан 2023 елда административ хокук бозган өчен тоткарлануы ачыкланган. Элек хокук саклау органнарында хезмәт узу аңа җәзадан качарга мөмкинлек бирәчәк, дип санап, уфалы полицейскийларга үзенең Эчке эшләр министрлыгында эше турында сөйләгән.

Шул ук вакытта, хезмәт барышында аның дәүләт сере булган мәгълүматларга ия булуын һәм үзенә ышанып тапшырылган мәгълүматны таратмау турында дәүләт алдында йөкләмә алуын төгәл белә торып, әңгәмә барышында бөтенләй яшерен мәгълүматларны фаш иткән.

ФСБның Башкортстан Республикасы буенча идарәсе тикшерүчеләре тарафыннан Русия Җинаять кодексының 283 мәддәсенең 1 өлеше буенча "Дәүләт серен ачу" турында җинаять эшен тикшерү тәмамланды. Материаллар карау өчен Башкортстан Югары судына җибәрелде. Әлеге мәддәнең санкциясе 4 елга кадәр иректән мәхрүм итүне күздә тота.

Русия Федераль иминлек хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе матбугат хезмәте.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас