+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
29 апрель 2025, 05:30

Наркокурьер тоткарланган

Уфа вокзалында Транспорт полицейскийлары наркотикларның зур партиясен ташучы 19 яшьлек Үзбәкстан кешесен тоткарлаган.

Наркокурьер тоткарланганНаркокурьер тоткарланган
Наркокурьер тоткарланган
Яшь егет тәртип сакчыларын күреп, качарга тырышканда аларның игътибарын җәлеп иткән.

Тикшерү вакытында аның курткасында һәм оекбашларында гомум авырлыгы 86,6 грамм булган наркотик салынган 229 полимер төргәк тапканнар. Ачыкланганча, шикләнелүче мессенджер аша курьер булып эшләргә ризалашкан: ул Самарадан килгән, наркотикларны алган һәм алар белән кайтып китәргә ниятләгән.

Русия Җинаять кодексының 228.1 мәддәсенең 4 өлеше буенча җинаять эше кузгатылган, ул 20 елга кадәр иректән мәхрүм итү белән яный. Әлегә тоткарланучы тыелган матдәләр куллану өчен 15 тәүлеккә кулга алынган.

Тикшерү дәвам итә.

Фото: "мгазета.ру"

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас