

Ул хәбәр итүенчә, өй телефонына хезмәт күрсәтүгә килешүнең гамәлдә булу вакыты чыккан, аны озайту өчен пенсионерга SMS-кодын әйтеп бирергә кушыла. Өлкән яшьтәге хатын үзенең кесә телефоны номерын атаган, кодлы хәбәр алган һәм аны мошенникка тапшырган. Аннары аферист “яңадан рәсмиләштерү өчен” паспорт мәгълүматларын сораган, пенсионер аларны да биргән, шуның белән сөйләшү өзелгән.
Берничә көннән яңа шалтырату килә. Бу юлы бер ир шалтыратып, үзен “аеруча мөһим эшләр буенча оперуполномоченный” дип таныштырган һәм әбинең исәбеннән чит илгә акча күчерергә тырышулары турында белдергән. Пенсионер видеоэлемтә буенча аннан шәхесен раслауны сораган, шалтыратучы ризалашкан һәм аның каршына полиция формасында баскан. Аннары ул аны “банк күзәтчелеге комитеты юристы” белән бәйләгән, анысы кулланучылар хокукларын яклау хезмәте җитәкчесе исеменә гариза язарга күндергән.
Шуннан соң мошенник әбигә банктан 300 мең сумга якын акча алырга кушкан. Пенсионер шулай эшләгән дә, тик беренче тапкыр кассада акча булмаган. Икенче омтылыштан соң гына ул кирәкле сумманы алган һәм өенә кайткан. Шунда ук “юрист” шалтыраткан һәм акчаны Казанга “экспертиза”га җибәрергә кирәклеген аңлаткан. Әбекәй 500 мең сумга якын акча җыйган, барлык күрсәтмәләрне үтәгән һәм акчаны курьерга биреп җибәргән. Алдануын ул икенче көнне генә аңлаган.
Оператив-эзләү чаралары барышында полиция хезмәткәрләре курьерның шәхесен ачыклаган.
Мошенниклар корбаны булмас өчен шуны истә тотарга кирәк: беркайчан да SMS-кодларны, паспорт мәгълүматларын чит кешеләргә тапшырмагыз һәм, аферистлар үзләрен банк, полиция яисә дәүләт органнары хезмәткәрләре булып танытса да, чит кешеләрнең үтенече буенча акча күчермәгез. Әгәр мондый инструкцияләр белән шалтыратсалар, шунда ук трубканы куегыз һәм банкка, яки полициягә рәсми номерлар буенча шалтыратыгыз. Өлкән яшьтәге туганнарыгызга бу кагыйдәләрне аңлатыгыз: еш кына җинаятьчеләр нәкъ менә аларның тәҗрибәсезлегеннән файдалана.