+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
7 Май 2025, 02:55

71 яшерен урын җиһазландырган

Салават шәһәрендә 21 яшьлек егетне наркотиклар сатуга омтылу өчен хөкем итәчәкләр.

71 яшерен урын җиһазландырган71 яшерен урын җиһазландырган
71 яшерен урын җиһазландырган
Ул наркотиклар яшерелгән урыннарны җиһазлауда гаепләнә. Тикшерү версиясе буенча, былтыр июньдә егет тыелган матдәләрне контактсыз ысул белән сатуга махсуслашкан җинаятьчел төркемгә кергән. Курьер функцияләрен үтәп, ул Салават территориясендә синтетик наркотиклар тарата, 71 яшерен урын җиһазландыра.

Тыелган матдәләрнең чираттагы партиясен урнаштырырга тырышканда аны хокук саклау органнары хезмәткәрләре тоткарлаган.

Гаепләнүче үз гаебен өлешчә таныган. Җинаять эше карау өчен Салават шәһәр судына җибәрелгән.

Фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас