Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Уфада яшәүче 88 яшьлек әбигә үзләрен хокук саклау органнары хезмәткәрләре дип таныштырган билгесез кешеләр шалтыраткан һәм аның улы юл-транспорт һәлакәтенә эләккән, дип хәбәр иткәннәр. «Документлар рәсмиләштерү» сылтавы белән алар башта курьер аша 150 мең сум алганнар, аннары 2,7 млн сум, 10 мең евро һәм гаиләнең кыйммәтле әйберләре яткан сейфны алдап алып киткәннәр.
Икенче очракта 28 яшьлек студент кыз "читтән торып эшләү" схемасы корбаны була. Аңа 500 сумнан 1500 сумга кадәр акчалы эш тәкъдим итәләр. Мошенниклар аны кушымтаны күчереп алырга, "номерны бәйләүне расларга" мәҗбүр иткән һәм 3,5 мең сумын урлаганнар. Аннары, «халыкара хисап» һәм җинаять җаваплылыгы белән куркытып, дүрт кредит рәсмиләштерергә һәм тагын 1,5 млн сум күчерергә мәҗбүр иткәннәр.
"Акчаны һәм кыйммәтле әйберләрне таныш булмаган кешеләргә бирмәгез, «эш бирүчеләр» үтенече буенча кушымталарны йөкләмәгез. SMSтан кодларны хәбәр итмәгез. Шик булганда шунда ук банкка яки полициягә шалтыратыгыз", - дип кисәтәләр БР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.
Фото: башинформ