+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
8 Май 2025, 09:10

Әбекәй тораксыз да, акчасыз да калган

Күмертауда яшәүче 80 яшьлек әбекәйне алдап, бер миллион сумнан һәм фатирыннан мәхрүм иткәннәр.

Әбекәй тораксыз да, акчасыз да калганӘбекәй тораксыз да, акчасыз да калган
Әбекәй тораксыз да, акчасыз да калган

Пенсионер хокук саклау органнары хезмәткәрләре кыяфәтендә эш иткән мошенникларның катлаулы схемасы корбаны булган.

Барысы да мессенджердагы шалтыратудан башланган: үзен "Роскомнадзор" инспекторы" дип таныштырган ир әбекәй исеменнән чит ил кешесенә ышаныч кәгазе рәсмиләштерелүен белдергән. Пенсионер башта ышанмаган, ләкин кабат шалтыратулар үз эшен эшләгән.

Аферист карчыны, аңа карата җинаять эше кузгатылган, дип ышандыра һәм шунда ук телефонны «Русия Тикшерү комитеты тикшерүчесе»нә – полковник погоннары булган формадагы иргә тапшыра. Тегесе, басымны көчәйтеп, ялган мәгълүматны раслый. Аннары эшкә "инспектор" кушыла, ул җинаятьчеләрне тоту өчен ашыгыч рәвештә фатирны сатарга һәм акчаны "хәвефсез счетка" күчерергә кирәклеген аңлата.

Мошенник пенсионерканы тентүләр һәм акчаларны алу белән куркыта, тупланмаларны «коткарырга» тәкъдим итә. Башта хатын 100 мең сум - үзенең "кәфенлек" акчаларын күчергән. Икенче көнне аферистлар, фатирны мошенниклар сатарга маташуына сылтама ясап, аны «Росфинмониторинг" белгече» белән тоташтырган. Тегесе пенсионерканы, имеш, ФСБ күзәтүе астында "фиктив килешү"гә күндергән. Кыскасы, төрлечә алдап, торакны 1 миллион сумга «сатканнар».

Пенсионер ачкычларны сатып алучыларга тапшырган, "кергән" миллионны күрсәтелгән счетка күчергән һәм соңыннан гына үзен алдаганнарын аңлаган. Аферистлар бичара хатынны акчасыз һәм тораксыз калдырган.

Полиция шул хакта кисәтә:
- дәүләт органнары хезмәткәрләре беркайчан да акча күчерүне, яки милекне телефоннан сатуны таләп итми;

- таныш булмаган кешеләргә ышанмагыз, хәтта алар үзләрен хокук саклау органнарылары хезмәткәрләре дип таныштырса да;

- күчемсез милеккә кагышлышлы килешүләр төзегәнче туганнарыгыз яисә юристлар белән киңәшләшегез!

Фото: мк.ру

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас