+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
10 Май 2025, 12:15

Пенсионерлар ешрак алдана

Республика халкы бер көндә мошенникларга 6 миллион сумнан артык акча биргән. Республика эчке эшләр органнарының дежур частьларына мошенниклык турында 15 хәбәр килгән.

Пенсионерлар ешрак алданаПенсионерлар ешрак алдана
Пенсионерлар ешрак алдана
Дуван районы полициясенә мошенниклык турында гариза белән 67 яшьлек кеше мөрәҗәгать иткән. Ир сөйләгәнчә, мессенджер ярдәмендә аңа билгесез кешеләр шалтыраткан. Шалтыратучылар үзләрен Үзәк банк, хокук саклау органнары хезмәткәрләре дип таныштырган һәм шәхси мәгълүматлар чыгуы турында хәбәр иткән. Шуңа бәйле рәвештә ниндидер җинаятьчеләр аның акчасын алырга омтыла, имеш. «Белгечләргә» ышанып, пенсионер мошенниклар счетына 790 мең сум күчергән.

Уфа шәһәренең 7нче полиция бүлегенә мошенниклык турында гариза белән 72 яшьлек пенсионер хатын мөрәҗәгать иткән. Хатынга билгесез номердан шалтырату килгән. Шалтыратучы үзен торак йортларда домофоннар урнаштыру буенча компания хезмәткәре дип таныштыра. Ул, күршеләрегез җайланмадан зарлана, шуңа күрә аны алмаштырырга кирәк, дип хәбәр итә. Җайланманы алмаштыруга чиратка язылу өчен ханым шул "хезмәткәргә" үзенә килгән смс-кодны хәбәр иткән.

Берникадәр вакыттан соң икенче шалтырату килгән, әмма инде, янәсе, хокук саклау органнары хезмәткәреннән. Әңгәмәдәш хәбәр иткәнчә, кемнәрдер аның шәхси акчаларын алырга тырыша, моны булдырмас өчен тупланмаларны «хәвефсез счетка» күчерергә кирәк. Ышанучан ханым аферистка 1,7 миллион сумнан артык акчасын күчергән, әмма вәгъдә ителгән ярдәмне барыбер алмаган.

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы кисәтә! Мошенниклар еш кына корбанның куркуыннан һәм ашыгуыннан файдалана - басымга бирешмәгез! Әгәр дә сез мондый хәлгә тарыгансыз икән, кичекмәстән банкка һәм полициягә шалтыратыгыз! Уяу булыгыз!

Фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас