Совет эшендә Идел буе федераль округының нотариаль палаталары, шулай ук Федераль нотариаль палата һәм Адыгея Республикасы, Алтай крае, Мәскәү шәһәре Нотариаль палаталары вәкилләре катнаша.
Башкортстан Республикасы нотариаты, Русия нотариаты кебек үк, заман белән бергә атлый. Нотариуслар үз эшенә заманча технологияләр кертә, ерактан һәм дистанцион форматта башкарыла торган яңа нотариаль гамәлләрне үзләштерә, медиатив процедураларны хуплый, бердәм тәрәзә принцибы буенча эшли – нотариус үзе ведомствоара хезмәттәшлек системасы буенча кирәкле документларны соратып ала, шулай ук кирәк булганда документларны "Росреестр" органнарына теркәү өчен тапшыра. Бүген нотариаль конторада түләүсез консультация алырга мөмкин, нотариус нотариаль гамәлләр генә эшләп калмый, ә гражданнарга аларның хокукый нәтиҗәләрен дә аңлата. Бу нотариусларны халыкның барлык категорияләре өчен иң кулай юристлар итә.
Нотариаль практиканы алга таба камилләштерү өчен нотариаль палаталар эшен координацияләү һәм нотариусларның һөнәри үсешен тәэмин итү кирәк. Һәм монда координацион-методик совет зур роль уйный.
27-28 майга планлаштырылган совет утырышының тематикасы киң.
Тәүге көнне чарада катнашучылар чикләре билгеләнмәгән һәм ЕГРНга кертелмәгән җир кишәрлекләренә, шундый кишәрлекләрдә урнашкан биналарга һәм корылмаларга карата хокукларны теркәүнең проблемалы мәсьәләләрен карады. Бу темага доклад белән "Росреестр"ның Башкортстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Петр Клец чыгыш ясады. Сатуларда күчемсез милекне читләштерү темасына Федераль нотариаль палатаның методик эш буенча комиссия әгъзасы, Саратов шәһәре нотариусы Оксана Гнатенко киң доклад әзерләгән иде.
Советта катнашучылар Идел буе федераль округы субъектлары прокуратурасы органнары тарафыннан җинаять юлы белән алынган керемнәрне "юуга", террорчылыкны һәм массакүләм юк итү коралын таратуны финанслауга каршы тору турындагы закон таләпләрен үтәү өлешендә нотариуслар һәм нотариаль палаталар үткәргән тикшерү нәтиҗәләре турында фикер алышты.
Фото: Роза Дубенец.