

Советның бурычы - нотариаль эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген арттыру өчен бердәм методиканы эшләү. Чара барышында Идел буе федераль округка керүче 14 субъекттан нотариат вәкилләре гамәлдәге законнарны нотариаль практикада куллануның актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышачак.
Чарада Русия Юстиция министрлыгының Башкортстан буенча идарәсе башлыгы Руслан Зөбәеров, Башкортстанның Юстиция эшләре буенча дәүләт комитеты рәисе Владимир Спеле, Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең (Росреестр) Башкортстан буенча идарәсе җитәкчесе Петр Клец һәм башкалар катнашты.
Сәламләү сүзе белән Башкортстанның Нотариаль палатасы президенты Ирина Сухова чыгыш ясады. Ул ассызыклаганча, Координация-методик советы эше Идел буе федераль округы территориясендә нотариаль эшчәнлектә алымнарны гармонияләштерү, тәҗрибә уртаклашу һәм бердәм стандартлар эшләү өчен төп әһәмияткә ия. Нәкъ менә монда, конструктив диалог кысаларында, күрсәтелә торган нотариаль хезмәтләрнең сыйфатын яхшыртуга, гражданнарның нотариатка ышанычын һәм аның хокукый системадагы ролен ныгытуга ярдәм итә торган карарлар туа.
Идел буе федераль округы нотариаль палаталарының Координация-методик советы рәисе, Мордовия Нотариаль палатасы президенты Ольга Илюшкина билгеләп үткәнчә, чарада катнашучыларның барысы да актив һәм нәтиҗәле эшләргә омтыла.
Чара ике көн дәвам итәчәк.
Фото: Роза Дубенец.