+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
29 Май 2025, 08:55

Апасының уяулыгы акчасын саклап калган

Медицина учреждениесе хезмәткәренә билгесез номердан шалтырату килгән. Ир үзенең «кәрәзле компания хезмәткәре» булуын һәм мобиль элемтә тарифын озайтырга кирәклеген хәбәр иткән. 

Апасының уяулыгы акчасын саклап калганАпасының уяулыгы акчасын саклап калган
Апасының уяулыгы акчасын саклап калган

Моның өчен хатынның смартфонына код килгән, ул андагы саннарны әйтеп биргән. Шуннан соң аңа «Дәүләт хезмәтләре» порталында шәхси кабинетта шикле активлык күренүе һәм мошенникларның аның мәгълүматларына керү мөмкинлеге булуы турында хәбәр килә. Шулай ук ул мәгълүматны ачыклау өчен шалтыратырга кирәк булган телефон номеры күрсәтелгән.

«Росфинмониторинг»ның ялган хезмәткәре белән сөйләшкәндә, ханымга аның банк счетлары куркыныч астында һәм аңа булган акчаларны ул күрсәткән счетка күчерергә кирәк, дип хәбәр итәләр. Куркуыннан ул ризалашкан һәм тупланмаларны күчергән, ләкин аферистлар исәбенә алар барып җитмәгән. Бу вакытта хатын булган хәл турында апасына сөйләгән, анысы шунда ук сеңлесенең телефон мошенниклары белән аралашканлыгын аңлаган. Шуннан соң алар полициягә мөрәҗәгать итә һәм банкның кайнар линиясенә шалтырата.

Полиция гражданнарга таныш булмаган кешеләр белән телефоннан аралашканда уяулык һәм саклык күрсәтү турында искә төшерә. Мошенниклар үзләрен теләсә кем дип таныштырырга мөмкин. Әгәр телефон аша Сезнең шәхси мәгълүматларыгызны, СМС-хәбәрләрдән кодлар сорасалар, бу сөйләшүне туктатырга сәбәп. Бернинди "хәвефсез счет" та юк!

фото: башинформ

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас