Кичә Фәиз Фәйзетдинов 74 яшьлек ханымны Әхмәтов урамындагы банкоматка илтеп куйган. Машина йөртүчене клиентканың сөйләшүе сагайткан: юл буе кемдер аны кайсы банкоматка килергә һәм акчаны кайсы счетка салырга икәнен инструкцияләгән. Урынга килгәч, ир аның белән бергә банкоматка кадәр барырга була. Анда ул пенсионерның мошенниклар белән аралашуын аңлый һәм акчаны күчермәскә күндерә. Шуннан соң таксит клиенткасын якындагы полиция бүлегенә илткән.
Анда ханым аңа билгесез кеше шалтыратуы һәм булган тупланмаларны ашыгыч рәвештә күчерергә кирәк булган «хәвефсез счет» турында хәбәр итүе турында сөйләгән. Пенсионер хатын ашыгыч рәвештә банкка йөгерә, 100 мең сумнан артык акча салдыра һәм аларны күрсәтелгән реквизитлар буенча күчерергә ниятли. Мошенниклар аңа такси чакырткан, ләкин машина йөртүченең уяулыгын исәпкә алмаган.
"Якын арада Уфа полицейскийлары Фәиз Камил улын актив гражданлык позициясе һәм гражданнарга битараф булмаган мөнәсәбәте өчен бүләкләячәк", - дип хәбәр иттеләр Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа буенча идарәсе матбугат хезмәтендә.
Фото: башинформ