

Агымдагы елның 31 маенда Русия эчке эшләр органнарының Балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәләре һәм Балигъ булмаган хокук бозучыларны вакытлыча тоту үзәкләре 90 еллык юбилеен билгеләде. Үсмерләрнең хокук бозу очракларын кисәтү чаралары системасының үсеш тарихы 1935 елда СССР Халык комиссарлары советының һәм ВКП(б) Үзәк Комитетының “Балалар караучысызлыгын һәм күзәтүчесезлеген ликвидацияләү турында” махсус карар кабул итүеннән башланган.
Бүген инде бу зур җитди коллектив, ил буенча әлеге хезмәткә 14 мең белгеч җәлеп ителгән, республикада аларның саны – 282. Юбилей уңаеннан без Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Участок инспекторлары һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәләрнең эшчәнлеген оештыру идарәсе башлыгы урынбасары, Балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәләрнең эшчәнлеген оештыру бүлеге башлыгы, полиция подполковнигы Светлана ВӘЛИНУРОВА белән очрашып, аңа берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
– Светлана Разатовна, балалар белән эшләү, гомумән, җиңел түгел. Ә инде хокук бозган үсмерләр белән уртак тел табу – бик сирәкләргә генә бирелә торган сәләт. Сезнең эшнең катлаулылыгы нәрсәдән гыйбарәт?
– Әйе, без хокук бозучы балалар белән эшлибез. Катлаулылыгы шунда: без даими рәвештә тәртип ягы чамалы булган үсмерләр белән аралашырга, аларны аңларга тырышырга, вакытында ярдәм кулы сузарга тиеш. Икенчедән, безнең эш көне нормалаштырылмаган. Эш вакыты кысалары формаль яктан чикләнгән, ләкин әгәр балигъ булмаганнарның җинаять кылуы турында гариза килсә, без бу сигналга җавап бирми кала алмыйбыз, өйгә кайтмыйбыз, ә килеп туган проблема белән ахырга кадәр шөгыльләнәбез, әйтик, җинаять кылучыны тапканчы.
– Күптәннән күзәтеп киләм: сезнең бүлекчәләрдә фәкать хатын-кызлар гына эшли, ахрысы?
– Дөрес, бүлекчәләрдә хезмәт куючыларның 95 проценты – хатын-кызлар. Ирләр бик түзми бу эшкә, балалар белән эшләү, чыннан да, бик катлаулы. Төрле язу-сызуы да күп инде. Балалар – гомумән үзенчәлекле категория. Алар белән олылар белән сөйләшкән кебек сөйләшеп булмый, юлын табарга кирәк. Үсмернең ниндидер җинаятькә катнашлыгы барын-югын билгеләү дә бик авыр, чөнки аның артында сабые өчен җанын бирергә әзер булган ата-ана тора. Алар балаларының начар эшкә сәләтле булуына ышанырга теләми. Тагын да үсмерләр бик еш алдый, бу – аларның психологик үзенчәлеге. Шулай булгач, дөреслеккә барып җиткәнче, бик күп “әкият” тыңлыйсы әле!
– Үсмерләр үзләре дә еш алдана. Соңгы елларда аларны Интернетта та төрле алдакчылар, мошенниклар сагалап тора...
– 2022 елдан башлап балалар “Сезнең туганыгыз юл-транспорт фаҗигасенә тарыды” схемасына җәлеп ителә. Гадәттә, алар курьер булып чыгыш ясый. Үзләренә әйтелгән адреслар буенча акча килеп ала да тиешле кешегә илтеп тапшыра. Без бу бәлагә каршы мәктәпләр, урта белем бирү учреждениеләре белән берлектә күләмле эш башкардык. Бәхеткә, быел бер генә үсмер дә мондый схемага эләкмәде.
Кагыйдә буларак, мондый очракларда кураторны табып булмый, барысы да Интернет аша эшләнә. Ә менә тотылган курьерга карата мошенниклык буенча җинаять эше кузгатыла. Суд аны шартлы рәвештә хөкем итәргә һәм әлеге сумманы кайтартырга мөмкин. Бу 100 мең дә, 500 мең дә, күбрәк тә була ала. Ата-аналары түли инде. Ә үзләрен холык төзәтү эшләренә җәлеп итәргә мөмкиннәр.
– Нинди очракта бала балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәләргә исәпкә куела?
– Җинаятьне безнең көчләр белән генә җиңеп булмый. Монда Балигъ булмаганнар эшләре буечна комиссияләр дә кушыла. Административ хокук бозулар өчен 16 яше тулган булса – үсмергә, тулмаган икән ата-анасына протокол төзелә. Бөтен материаллар да әлеге комиссия тарафыннан карала. Нәтиҗәдә үсмер Балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәгә исәпкә куела ала. Беренче тапкыр хокук бозса һәм кылыгы алкоголь яисә тыелган матдәләр белән бәйле булмаса, аңа кисәтү генә бирелергә мөмкин. Яшәгән, укыган урыны буенча характеристикалары исәпкә алына. Икенчегә хокук бозса, мотлак исәпкә куела, аның минималь срогы – ярты ел. Бу вакытта үсмер белән шәхси эш алып барыла. Төркемләп кылынган эш булса, бу төркемне таркату буенча эш башлана. Ярты елда бернинди дә тәртипсезлекләр кылынмаса, үсмер исәптән төшерелә. Әгәр инде ул хөкем ителгән булса, 18 яшенә кадәр бездә исәптә булачак. Балигъ булу яшенә дә төзәлмәсә, участок инспекторлары хезмәтенә тапшырыла. Арытаба ул алар карамагында булачак.
Тагын бер аерым категория – сукбай балалар. Гадәттә алар – балалар йортлары һәм приютта тәрбияләнүчеләр. Гаиләләре нинди булуына карамастан, алар шунда тартыла, кача. Андыйларны да контрольгә алабыз, эзлибез.
– Сезнең бу юнәлештә эш стажыгыз бик зур дип беләм...
– Мин 2000 елдан эчке эшләр органнарында. Бөредә инспектор булып башладым. Өлкән инспектор, бүлек начальнигы булдым. Әлеге вазыйфада 2023 елның ноябреннән. Кызганычка каршы, хезмәткәрләр җитешми. 2011 елда Эчке эшләр министрлыгындагы үзгәрешләр вакытында безнең хезмәтне ике тапкыр кыскарттылар. Элек республика буенча 511 инспектор иде, хәзер – 282. Хезмәткәрләргә йөкләнеш артты. Норма буенча 1500-1900 эш тиеш булса, хәзер бер кешегә 3700 туры килә. Без үсмерләр җинаятен кисәтергә: рейдлар, әңгәмәләр үткәрергә дә тиеш. Үзебезгә генә кыенга төшәр иде, мәктәп, педагоглар ярдәм итә.
– Светлана Разатовна, бүгенге балалар Сез эшли башлаган чактагыдан ничек аерыла?
– Бала бала инде. Элек сукбай балалар бик күп иде, дип әйтә алам. Хәер сорашучылар, шәһәрдән шәһәргә йөрүчеләр... Хәзер алар юк. Шөкер, дәүләт ярдәме чаралары балаларны ач итми. Ләкин яңа бәла: Интернет. Балалар Интернетны бездән яхшырак белә, вакыт белән бергә атларга тырыша. Ләкин анда аларны төрле хәвефләр сагалап тора: мәсәлән, үз валютасы булган бик популяр уеннар. Үсмерләрне бүләкләр белән кызыктыралар, уен рәвешендә акча сорыйлар, ничек эш итәргә инструкцияләр юллыйлар. Алар әти-әниләренең карта номерларын, парольләрен җибәрә. Әти-әниләре исеменә кредит алучылар бар. Бәхеткә, быел республикада мондый хәлләр теркәлмәде, ә Русия буенча бик күп алар. Шулай булмасын өчен ата-аналарга балалары белән ышанычлы мөнәсәбәт урнаштырырга кирәк. Алар балаларының нинди уеннарда катнашуын белсен иде. Тыярга, телефонны тартып алырга ярамый. Бала үз-үзенә йомылачак һәм тагын да хәтәррәк эшләр майтарып ташларга мөмкин. Ата-аналар алар белән бергә уйный да ала. Балалар белән сөйләшергә, дус булырга кирәк.
– Соңгы арада республика мәктәпләрендә, приютларда буллинг очраклары теркәлде. Иң гаҗәпләндергәне: кызлар сугыша...
– Статистика буенча, кылынган җинаятьләрдә кызлар өлеше – 7-8 процент. Бу вакыйгалар телефонга төшерелеп, киң яңгыраш алганга шулай күп кебек тоела. Килешәм, буллинг бар мәктәпләрдә. Җәберсетелгән һәр бала бу хакта әти-әнисенә сөйләргә тиеш. Дөресен әйткәндә, кызлар арасында мөнәсәбәтләрне ачыклау безнең заманда да булды ул. Элек безгә әниләр, үзең гаепледер, дип, теманы яба иде. Хәзер, киресенчә, ата-ана баласы өчен барысына да әзер. Судка барып җитәчәкләр. Бер яктан бу начар түгел. Икенче яктан, гаебе булган бала миңа барысы да мөмкин икән, дип уйлый башлый.
– Тагын бер авыр тема: үсмерләр арасында суицид очраклары. Алар еш теркәләме?
– Бу проблема белән күбрәк сәламәтлек саклау өлкәсе шөгыльләнә. Шуны гына әйтә алам: мин эшли башлаган чорда елына 100әр очрак теркәлә иде, хәзер, әйтик, былтыр 26 бала үз-үзенә кул салды. Шуны онытмаска кирәк: балалар еш кына үзләренә игътибар җәлеп итү өчен бара бу адымга, шуңа да ата-анага уйланырга урын бар дип уйлыйм.
– Республикада үсмерләр җинаяте күпләп теркәлгән районнар бармы? Алар нигездә нинди җинаять кыла?
– Тыгыз урнашкан шәһәр-районнарда җинаятьчелек күбрәк, әлбәттә. Уфа, Нефтекама, Стәрлетамак... Монда авыллардан укырга килгән үсмерләрнең хокук бозулары да өстәлә. Җинаять төрләренә килгәндә, нигездә бу урлашулар – 80-90 процент. Машина урлау, талаулар да теркәлә. Балаларны җинаятькә җәлеп итүче өлкәннәрне дә без ачыклыйбыз. Алар җавапка тарттырылырга тиеш. Әгәр дә үсмер берничә тапкыр хокук бозса, без аны ябык типтагы махсус мәктәпкә җибәрәбез. Малайлар – Серафимовкага, кызлар Ишембайга. Русиядә кызлар өчен тәгаенләнгән махсус мәктәпнең берсе бездә урнашкан. Анда алар бик күп һөнәрләр алып чыга: парикмахер, гувернант, маникюр ясаучы... Үзләренең киностудиясе бар. Кайберләренең аннан китәсе дә килми кайчак. Тәрбия колонияләре хәзер юк. Шартлы срок та сирәк бирелә. Бу балаларны яшьтән сындырмау, төзәлергә мөмкинлек бирү өчен эшләнә. Аеруча авыр җинаять кылучыларны гына төрмәгә ябалар.
Инспекторлар ай саен исәпкә куелган үсмерләрне өйләренә барып тикшерергә тиеш. Бу эшкә участок инспекторы да җәлеп ителә. Кыскасы, аларны игътибар белән чолгап алалар. Минем тормыш юлымда андый үсмерләр күп булды. Килеп рәхмәт әйтүчеләр әле дә бар.
– Күптән түгел Благовещенда алты бала анасының кибеттә коляскада яткан баласын кыйнавы билгеле булды. Видеосы да чыкты. Бу очракта сезнең тарафтан нинди чаралар күрелә?
– Әйе, ата-аналар да безнең игътибар үзәгендә. Әле республика буенча исәптә якынча 3 мең бала булса, ата-аналар – 4,5-5 мең. Наркоманнар, баласына карата җинаять кылучылар, җинаять кылып хөкем җәзасы үтүе кичектерелгән кешеләр... Контроль безнең өстә. Балаларын карыйлармы-юкмы, кыерсытмыйлармы? Каза күргән бала экспертизага җибәрелә. Тәне күгәргәнме, әгъзасы сынганмы? Мәддәләр төрле булырга мөмкин. Кеше баласын тәрбияләми икән, шаһитлар да шуны расласа, 156 мәддә буенча суд алдына басачак.
Благовещендагы очрак буенча җинаять эше кузгатылды. Опека органнары балаларны гаиләдән алу мәсьәләсен хәл итә.
– Җәй балигь булмаганнар эшләре буенча бүлекчәләрдә исәптә торучы үсмерләр белән эшнең кызган чорыдыр...
– Эшнең тукталып торганы юк. Җәен исә иң мөһиме аларның мәшгульлеген тәэмин итү. Бу мәсьәләгә зур игътибар бирелә. Өлкәнрәкләренә – мәшгульлек үзәкләре аша эш табарга, аларны вакытлыча эшкә урнаштырырга, кече яшьтәгеләрне лагерьларга җибәрергә тырышабыз. “Беренчеләр хәрәкәте” оешмасы белән тыгыз хезмәттәшлек итәбез. Быел алар ярдәме белән Стәрлебашта урнашкан “Патриот” лагерена авыр холыклы үсмерләр өчен 50 урын ала алдык. Мәгариф министрлыгы аша ел саен 60 баланы лагерьларга җибәрәбез. Димәк, быел йөздән артык бала табигать кочагында ял итәчәк. Бу – безнең өчен зур шатлык.
– Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Авыр хезмәтегездә сабырлык һәм уңышлар телим.