+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
14 июль 2025, 08:50

Кибет бурында наркотиклар табылган

Аңа наркотикларның законсыз әйләнеше һәм угрылык өчен хөкем карары игълан ителде.

Кибет бурында наркотиклар табылганКибет бурында наркотиклар табылган
Кибет бурында наркотиклар табылган
Уфаның Киров район суды урындагы кешегә карата җинаять эше буенча гаепләү карары чыгарды. Прокуратураның матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, былтыр ир-ат әшнәләре белән кибеттән 10 мең сумнан артык суммага продукция урлаган. Тагын бер шундый җинаять кылырга омтылганда аны сәүдә залы хезмәткәре күреп ала. Ләкин карак чыгып кача.

Җинаять эше фигурантын тоткарлаганда полиция хезмәткәрләре аңарда наркотиклар тапкан. Ир-ат җинаятьләр кылуда гаебен таныган, элегрәк ул шундый ук гамәлләр өчен хөкем ителгән булган.

Суд аңа катгый режимлы төзәтү колониясендә 2 ел 7 айга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләде. Гаепләнүченең әшнәсенә карата җинаять эше материаллары аерым производствога бүленгән.

Фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас