23 июльдә йорт ишегалдында тоткарлыйлар. Ул мошенниклыкта шикләнелә, дип яза "Башинформ".
Көч структуралары хезмәткәрләре тарафыннан Артур Иделбаевны тоткарлау видеосын НТВ телеканалы һәм тг-каналлар бастырды.
СМИ мәгълүматларына караганда, аны, шулай ук үзәк җитәкчесе Руслан Юнысовны һәм «Проект офисы» оешмасы башлыгы Илнур Куватовны «Туризм һәм кунакчыллык» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында Башкортстанда туризмны үстерүгә бүленгән күп миллионлы акчаны аеруча зур күләмдә урлауда һәм сарыф итүдә гаеплиләр.
Эшнең барлык фигурантлары тоткарланган.
Фото: башинформ